Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2019 елда кайсы җырчыларны күбрәк тыңлаганнар?

Лидерлар арасында – Тима Белорусских һәм Билли Айлиш.

news_top_970_100
2019 елда кайсы җырчыларны күбрәк тыңлаганнар?
pixabay.com

Белоруссия артисты Тима Белорусских һәм Америка поп-җырчысы Билли Айлиш альбомнары 2019 елда «Яндекс.Музыка» сервисын кулланучылар арасында иң популярлары булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«2019 елда Россия халкы лирикага һәм яңа яңгырашка сусаган. Ел чемпионнары 17 яшьлек Америка поп-җырчысы Билли Айлиш һәм 21 яшьлек белорусс хитмейкеры Тима Белорусских», — диделәр «Яндекс.Музыка» матбугат хезмәтендә. Билли Айлишның When We All Fall Asleep, Where Do We Go альбомы иң популяры булган — аны 8 миллионнан артык кеше тыңлаган. Ә аның Bad Guy җыры беренче өчлеккә кергән. Тима Белрусских та «Незабудка», «Витаминка» һәм «Мокрые кроссы» җырлары белән беренче унлыкка кергән.

Сервис версиясе буенча елның иң популяр Zivertның (Юлия Зиверт) Life җыры булган.

10 топ альбом исемлегендә:

  • Billie Eilish — WHEN WE ALL FALL ASLEEP, WHERE DO WE GO?
  • Тима Белорусских — Твой первый диск — моя кассета
  • Artik & Asti — 7 (Part 1)
  • Zivert — Сияй
  • RSAC — Аргументы
  • Звонкий — Мир моих иллюзий
  • KAZKA — Karma
  • HammAli & Navai — JANAVI
  • Rammstein — RAMMSTEIN
  • Imagine Dragons — Origins.


Шулай ук «Истории русского секса», «В предыдущих сериях» һәм «Слушай, Алиса!» подкастлары тыңлаучылар мәхәббәтен яулаган.

Компаниядә сөйләүләренчә, тавыш ярдәмендә эзли торган «Алиса”дан кулланучылар Михаил Круг, Егор Крид, Виктор Цой, Владимир Высоцкий һәм Стас Михайлов, шулай ук «Руки Вверх!», Rammstein, «Сектор Газа», «Ленинград» һәм «Алиса» төркемнәре җырларын табуын сораган. «Топта Rammstein төркеменең Deutschland җыры белән янәшә (7 нче урында) Аида Ведищеваның «Колыбельная медведицы» җыры «Спят усталые игрушки» композициясе урнашу да кызыклы», диделәр «Яндекс”та.

Сервисның иң актив кулланучысы — Барнаул кешесе елына 5136 сәгатьлек җыр тыңлаган. Ә подкастларны иң нык яраткан кеше 1036 эпизод тыңлаган. Ростов-на-Дону шәһәрендә яшәүче «Бүлешергә» функциясен 1479 тапкыр кулланган.

2019 елның гыйнвар-ноябрь айларында «Яндекс-Музыка» сервисында тыңланган 2018 һәм 2019 елларда чыккан җырлар, альбомнар һәм подкастлар саны исәпкә алынган, диделәр компаниядә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100