Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2018 елны каршы алганда табында нинди ризыклар булырга тиеш?

Тиздән Сары Җир Эте елына аяк басачакбыз. Күп кенә хуҗабикәләр инде табын әзерләү, якыннарын гадәти булмаган тәм-томнар белән сыйлау турында уйлана башлаганыр. Шуны күздә тотып, Яңа ел табынына ниләр куярга кирәклеген карап үтәрбез.

news_top_970_100
2018 елны каршы алганда табында нинди ризыклар булырга тиеш?
2018 елның хуҗасы шат яшәү рәвешен сурәтләүче, актив хайван. Шуңа күрә табынны да ирекле һәм уңайлы форматта әзерләргә кирәк. Көнчыгыш культурасы белгечләре төсләргә аерым игътибар бирергә кушалар. Сары, ак, кызыл, яшел, кара, соры төсләрне куллану бик отышлы булачак.

Эт — ит яратучы хайван булганга, табында тавык, күркә, үрдәк ите, шашлык булырга тиеш. Салатлар ясаганда казылык, ветчина кулланырга мөмкин.  Җиләк-җимешләрдән һәм яшелчәдән табынга мандарин, әфлисун, банан, алма һәм болгар борычы куярга кирәк.  Десертка килгәндә, белгечләр ялтыравыклы тышлы конфетлар сатып алырга киңәш итә.


Сезнең игътибарга берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Бавыр торты

Кирәкле ингредиентлар: 

700 гр сыер бавыры, 2 йомырка ,100 мл сөт, 2 уртача суган, 2 кишер, 3 тырнак сарымсак, майонез, көнбагыш мае, тәменчә тоз.

1. Суганны вак итеп турыйбыз.
2. Вак угычта кишерне уабыз.
3. Көнбагыш маенда суганны әз генә кыздырып алабыз. 
4. 2 минуттан кишерне дә өстибез.
5. Сарымсакны ваклап турап майонез белән болгатабыз.
6. Бавырны иттарткыч аша чыгарабыз. 
7. 2 йомырка кушып болгатабыз.
8. Сөт, он өстибез.
9. Майланган табада коймак формасында килеп чыккан массаны 5 минут кыздырабыз. Диаметры 16 см булса, тортыгыз матур чыгар.
10. Коймакка җылы чакта майонез сылыйбыз. Өстенә кишер-суганлы массаны ягабыз. Аннары киләсе коймакны куябыз.
11. Бизәр өчен фантазиягезне эшкә җигегез. Өстенә йомырка сарысы уыгыз, помидор куегыз, кырыйларына да җиңелчә майонез сыласагыз да була.

Ит рулеты

Кирәкле ингредиентлар: 

Тавык итеннән филе 2 кисәк, йомырка 2шт, кара яки яшел зәйтүн 1 банка, сыр 100 гр, майонез 2 аш кашыгы, он 2 аш кашыгы петрушка, укроп.

1. Филены китап формасында кисәбез, ягъни урталай, тик ахырына кадәр түгел. Аннары аны төябез — киң һәм зур булып китсен. Тозлыйбыз, борычлыйбыз, майонез сылап маринадланырга калдырабыз. 
2. Бу арада йомыркадан юка гына омлет кыздырабыз. Он да кушыгыз. Ике коймак килеп чыгарга тиеш. Тозлырак тәм йоксынга зәйтүнне өстенә уыгыз. 
3. Әлеге йомырка коймагы филе өстенә куела. Аннары — сыр. Хәзер рулет формасында төрә башласак та була. Берегеп торсын өчен тешчистаркычлар, кулинар җепләр белән бәйләргә мөмкин. 
4. Онда тәгәрәтеп алганнан соң, май салынган табада кыздырабыз. Сүрән утта өстен каплап пешерегез. 15 минуттан әйләндерегез. Теләк булганда, 40 минут тирәсе духовкада пешерсәгез дә була.

Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул булсын!  Елыгыз уңышлы килсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100