Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2017 елда "Татар-информ" һәм "Интертат" укучыларын нәрсә кызыксындырган? Язмалар һәм видеолар рейтингы

Быел июль аенда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 27 яшь тулды. Шушы дәвер эчендә ул үз кыйбласыннан бер дә тайпылмады: Татарстан Республикасының иң оператив һәм төгәл мәгълүмат җиткерүче, абруйлы гаммәви мәгълүмат чарасы булып, халыкка хезмәт итте. Ә узып баручы 2017 ел агентлык өчен аеруча уңышлы булды. Казанышларга күз салыйк.

news_top_970_100
2017 елда "Татар-информ" һәм  "Интертат" укучыларын нәрсә кызыксындырган? Язмалар һәм видеолар рейтингы

“Татар-информ” агентлыгы ел дәвамында барлыгы 78 000 хәбәр чыгарган. Бу, былтыргы сан белән чагыштырганда, 20% күбрәк.

2017 елда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында иң күп укылган яңалыклар


Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәр безгә 27 июль көнне көндез килеп иреште. Аның дөреслегенә инану өчен, без бер минут эчендә артистканың якыннары белән элемтәгә кердек һәм, раслау алу белән, яңалыкны укучыларыбызга җиткердек

Татар сәхнәсендә феномен саналган Элвин Грей "Татар-информ"га биргән зур интервьюсында моңарчы беркайда да әйтмәгән фикерләрен җиткерде. Яшьләрнең ни өчен татар телендә сөйләшергә оялулары турында, Салават Фәтхетдиновка булган мөнәсәбәте, Кукмара районындагы мәдәният йорты җитәкчелеге белән чыккан низаг хакында ул беренче тапкыр шушы интервьюда әйтте. 

Татарстанда быел мәгариф һәм фән министры алышты. Энгель Фәттахов урынына Рафис Борһанов килде. Бу хәбәрнең ни өчен елның иң күп укылган яңалыклары арасына керүе аңлашыла - яңа министр билгеләнү вакыйгасы республикада туган телләрне укыту мәсъәләсе куерган вакытта булды. 

2017 елда “Интертат” электрон газетасы сайтында иң күп укылган мәкаләләр

2017 ел татар милләтенә күп югалтулар алып килде. Мәшһүр шәхесләребезнең арабыздан китүен татар халкы бик авыр кичерде. Ул шәхесләрнең иҗади мирасы, истәлекләрнең укучыларыбызны кызыксындырачагына шикләнмәдек, шуңа да киткәннәрнең якыннары белән аралашып, аларның фикерләрен язмаларыбызда җиткерә бардык. Бу материаллар "Интертат" электрон газетасында иң күп укылган язмалар арасына керде:

Илсөя Бәдретдинова: Илфак Шиһапов белән танышканчы мин “нормальный” җырлар җырлый идем

Хәния Фәрхинең кызы Алия "Истә калсын!" концертында: “Авыр минутларда таяныч булганыгыз өчен рәхмәт!”

"Интертат" электрон газетасы укучыларының иң яраткан сәхифәләре

Шоу-бизнес: бу сәхифәдә татар эстрада сәхнәсендәге һәм сәхнә артындагы иң кызыклы яңалыклар урын ала. Күп җырчылар да үз хәбәрләрен безнең аша җиткерүне хуп күрә, чөнки бу - яңалыкны халыкка таратуның иң оператив юлы. "Интертат" сайты Liveinternet күрсәткечләре буенча Татарстандагы электрон мәгълүмат чараларының ТОП-15 рейтингына керә, әлеге рейтингта ул бердәнбер татарча гаммәви мәгълүмат чарасы. 

Шоу-бизнес сәхифәсендә шулай ук кызыклы күзәтүләр басылып бара. 2017 елда без татар эстрадасындагы иң сәер киемнәргә, артистлар тормышындагы могҗизаларга, атылган һәм сүнгән йолдызларга күзәтү ясадык. 

Татар блогерлары: бу сәхифәдә татар дөньясындагы билгеле шәхесләр һәм журналистлар тормышның төрле өлкәләренә карата үз фикерләрен җиткерә. Мәсәлән, журналист Рәмис Латыйпов "Татар җыры" фестивален "сүтеп җыйды", журналист Фәрит Салихов татар көрәше ярышларындагы гаделсезлекләрне фаш итте, журналист Гөлнар Гарифуллина күпфункцияле үзәктәге башбаштаклыклар хакында язып чыкты. 

Мәдәният: "Интертат" журналистлары татар мәдәниятен киң колачлый. Аларның мәдәни өлкәләрдәге казанышларны вакытында күреп алырлык һәм тиз арада укучыларга җиткерерлек осталыгы бар. Шул ук вакытта проблемаларны билгеләп, дәлилләп язарлык абруйлары бар.

Иң күп каралган онлайн трансляцияләр

Август аенда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы редакциясе өчен аеруча рекордлы булды: сайтларыбыздагы мәгълүматны 2 млн уникаль кулланучы күрде. Хәбәрләр 4 млн тапкыр укылды. Бу – агентлык тарихында абсолют рекорд.

2017 ел ахырында "Татар-информ" тагын бер абруйлы казанышка иреште - Татарстанның иң еш телгә алынучы мәгълүмат чыганагы буларак "Медиалогия" рейтингына керде

Алда 2018 ел. Яңа елда да бергә булыйк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100