Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"2016 елдан бирле рэперлар өчен кызыл ут яна". Абрар Булат татар рэпы, Хаски һәм концертларны тыю турында

Рэпер Абрар Булат – яңа стильдә эшләүче яшь башкаручыларның берсе. Ул рэперларның яңа мәктәбеннән, ягъни вокал элементы булган рэплар башкара. “Татар-информ”га интервьюсында ул татарда ни өчен рэп юк дәрәҗәсендә икәнлеге, Хаски кебек рэперларның ни өчен тыелганы һәм куркыныч темага җырлаган рэперларны ни өчен популяр булуы турында сөйләде.

news_top_970_100
"2016 елдан бирле рэперлар өчен кызыл ут яна". Абрар Булат татар рэпы, Хаски һәм концертларны тыю турында

Абрар Булат интервьюсындагы төп фикерләр:

1. Татарда рэп юк дәрәҗәсендә.
2. Безнең төп проблема – менталитет, эстрададагы бөтен клиплар бертөрле.
3. Моң – татарга гына хас.
4. Рэп татар халкының шигъриятен дә, телен дә үстерер иде.
5. Эстрадада шундый система – җырны халыкка бирәләр, кеше аны “ашый” һәм акча китерә.
6. Рэп халыкка фикер җиткерер өчен кирәк, бездә сүз иреге булырга тиеш.
7. 2016 елдан рэпны тыя башладылар.
8. Неформат дигән төшенчәне ничек аңлатып була?
9. Безне радиоларга кертмиләр.
10. Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грейның талашында Салават хаклы түгел.
11. Неформат дигән төшенчәне аңлатып бирсеннәр. Аның пунктлары булырга тиеш - шуларны эшләсәң, син - неформат.
12. Дөньяда алдау бик күп, кешеләр үзләре намаз укый, үзләре җырлый, хәйрия эшләгәннәрен сөйләп йөриләр.
13. Сәясәт миңа кызык түгел. Миңа кызык булмаган темаларга мин иҗат итмим.
14. Хаскины, башка рэперларны тыялар, әмма проблема рэперларда түгел, яшьләрдә.
15. Рус рэперларын тыюның нәтиҗәсе булмас, чөнки тыелган җимеш татлы була.
16. Фирдүс Тямаевның “Җүләр мин” җыры – шаблоннан чыгу
17. “Рэперларның суицид турында җырлавы – халык ихтыяҗы”
18. Татарга рэп кирәк!

“Татарда рэп юк”

- Булат, Сез кем? Үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

- Мин Булат Абраров, 1996 елда Биектау районы, Чыршы авылында тудым. Казанда эшлим, Биектау районында торам.

Музыка белән 13-14 яшьләрдә, яшүсмер вакытымда шөгыльләнә башладым. Мин Тatar_in LABeL дан.

- Ә нишләп шушы юнәлешне сайладыгыз? Бездә бит авыл егетләре гармун уйный, күп дигәндә гитара чиртергә мөмкин.

- Ул юнәлешне мин үзем сайладым дип әйтә алмыйм. Һәрбер кешегә ниндидер кызыксыну хас. Кешедән бит ник син җырлыйсың, ник син рәсем ясыйсың дип сорамыйлар. Ул кешедә бар икән, шул юнәлештә китәргә тиеш.

Җырлар кыска текстлы була, ә рэпта бит бер җырда бөтен картинаны күзаллап, бөтен картинаны тасвирлап була.

- Ә менә татарда рэп бармы?

- Татарда рэп юк минемчә.

- Рэп әйтүчеләр бар бит инде. Шәкүр бар мәсәлән, Альберт Нурминский бар. Ни өчен юк?

- Альберт Нурминский ул хәзер күбрәк русча юнәлешкә китте. Димәк, татар телендә рэпка сорау юк, димәк, аның дәрәҗәсе юк. Альберт юкка гына русча җырлап иҗат итми. Татар рэпына ихтыяҗ юк, кешегә кызык түгел ул.

- Элеккеләрне карасак, Шәкүр әйтә иде бит рэп, хәтта Илһам Шакиров белән сәхнәгә чыкканнары булды.

- 2006 ел – мин мәктәптә укыган вакыт булгандыр ул. “Барс Медианың” ул замандагы ниндидер зур проекты, “без замана белән бергә йөрибез” дигән күрсәткеч кенә. Әгәр ул зур проект булса, әлеге вакытта да яшәр иде. Ул юнәлешне тагын да таратырлар иде. Шәкүр булды, Шәкүр бетте, ул проект юк хәзер безнең эстрадада.

- Ә нигә юк?

- Мин бөтен кеше өчен җавап бирә алмыйм. Минем үземнең фикерем буенча, безнең зур проблема - ул эстрадада рэп фундаменты булмау. Чөнки безнең менталитет бүтәнчә. Үзегез әйтеп киттегез шуны. Миңа да ник гармун тартмыйсың, ник җырламыйсың, диләр. Ул бит тумыштан килә. Татар гаиләсендә тудың икән, мәҗлестә җырла, һәр мәҗлестә гармун уйна дигән әйбер. Минемчә, ул дөрес түгел. Хәзер замана белән бергә яшәргә кирәк.

Абрар Булат (abrar96) композицияләре


“Бөтен клиплар бертөрле”

Безнең төп проблема – менталитет. Безгә гармун, каеннар арасында төшкән клип хас. Авылда ниндидер егет кайта да Казан кызына гашыйк була да, шуның белән клип тәмам.

Мин заманча эшләгән бер-ике җырчыны гына әйтә алам. Салават Миңнехановның клиплары сыйфатлы, миңа ошый ул. Калганнарны белмим. Бөтен сюжетлар бер үк.

- Ә ни сәбәпле бертөрле соң ул? Иҗади эзләнүләр юкмы, белгечләр юкмы клип төшерә торган?

- Белгечләр бар. Әмма алар бертөрле продукт ясыйлар һәм медиага төртеп җибәрәләр. Кеше шуны “ашый”, кеше ашаганнан акча килә. Сәнгатьне боза акча дигән әйбер. Үземнән дә чыгып әйтә алам, ике эштә эшләү сәбәпле иҗатымны ташларга туры килде. Чөнки минем гаилә бар, аны карарга кирәк. Акча белән иҗат бергә туры килә алмый. Иҗатны боза ул.

- Иҗат иткән кешегә акча түләмәскә кирәк дигән сүз буламы инде бу?

- Юк, иҗат иткәндә бу җырны язам да акча эшлим әле мин дип уйламаска кирәк. Иҗат күңелдән барырга тиеш. Акча бирәме ул сиңа, бирмиме, анысы мөһим түгел. Иң мөһиме: ул җырлар аркылы син нәрсә нәрсә белдерәсең килә.

Рәссамнар да бит болай гына ясамыйлар, әй бу торсын әле дип. Аны бит ничәдер гасырлардан соң да без карыйбыз. Ул бит тарих, ниндидер вакыйгаларны сурәтли. Җырлар да шундый булсын иде.

“Казанга моң хас”

- Менталитет шундый дип әйттегез. Яңа форматларны, рэп булсынмы, бүтәнме, аларны бит тыңлаучылар бар, концертларга бит татарлар да килә.

- Концертлар дип әйтү ул зур әйбер. Ничә ел Казанда яшәп минем әле рэп-концерт дигән әйберне күргәнем юк. Рэпны концертта каядыр кыстырырга мөмкиннәр генә. Безнең Казанда үсеш алмаган ул.

Үзем дә бер тапкыр Чаллыда чыгыш ясадым, анда бүтәнчә. Безнең Казанны Татарстанның төп шәһәре дисәләр дә, Чаллы музыка буенча нишләптер алдарак. Неформат, рэп, бүтән стильләр буенча да.

Казанда, Татарстанда моң хас. Ә калган стильләр бездә юк әле ул.

“Моң безгә генә хас”

- Күп җырчылар элек тә әйтә иде, хәзер дә моңны сакларга кирәк диләр. Салават Фәтхетдинов та ел шуны әйтергә ярата, булмаган тавыш бетми ул дип кабатлый. Моңны сакларга кирәкме татарга?

- Әлбәттә, ул безнең күрсәткеч бит. Моңлы кеше ул безгә генә хас. Моңланып гармун, курайга башкорт яисә татарлар җырлый, ул безне башкалардан аерып тора. Русларда андый әйбер юк, Америкада юк. Аны сакларга кирәк. Ләкин заман белән бергә алып барырга кирәк.

- Моңлы рэп әйтергә кирәкме?

- Юк, моңлы рэп юк. Рэпны мин бер әйбер белән дә бутамас идем. Рэп ул рэп, попса ул попса. Аларны бергә кушсаң, юньле әйбер килеп чыкмый.

Рэп үсеше татарга нәрсә бирә?

- Хәзер рэп үсми дисең, ә аның үсеше нәрсә бирәчәк? Үсте ди, күп рэп әйтүчеләр барлыкка килде ди, татарга нәрсә бирә бу?

- Беренчедән, кайчан үсәчәген карарга кирәк. Мин аны бәлки күрмәмен. Рэп кайчандыр булачак, ләкин бу заманда түгел. Татар рэпы үссә, татар эстрадасы төрле үсеш алырга мөмкин. Беренчедән сату артачак, медиаресурсларны күбәйтәчәк.

Татар рэпы булса, тел ягыннан үсеш зур булачак. Татар рэпында әйтемнәр, ниндидер шагыйрьләрдән дүртьюллыклар кулланалар. Шәхсән мин шигырь укырга яратмыйм. Музыка аша текстны күбрәк кабул итәм. Һәм кеше рэп аша шигырь тыңлый.

Үзем укыган вакытта да игътибар итәм идем, Районнан - Арча, Сабадан килгәннәр тел сындырып русча сөйләшә. Мин андый әйберне ошатмыйм. Әгәр дә син татар икән, сөйләш татарча. Кайбер танышларым рус телле, әмма алар ничек тә татарча сөйләшергә тырышалар. Бу зур күрсәткеч кеше өчен. Рухи яктан үсә кеше.

Рэп үсеше булса, ул яңа артистлар, яңа идеяле кешеләр һәм ниндидер яңа субкультура бирәчәк.

“Җырны язалар, ыргыталар, кеше шуны “ашый”

- Ә нәрсә эшләргә кирәк рэп үсеше булсын өчен?

- Үсеш булсын өчен бөтен әйбер бар хәзер Казанда. Мин иҗат итә башлаганда студияләр юк иде. Студия булса да, мин ул вакытта мәктәп баласы, акча юк. Хәзер студияләр бар, яхшы сыйфатлы музыка эшләп була, пиар өчен интернет, ютуб каналлар бар. Белмим, халык әле әзер түгел минемчә яңа үзгәреш кертергә.

Ютубтан күп каналлар карыйм, анда татар клиплары, җырлары турында сөйләшәләр һәм күбесе әйтә: бу җырны тыңлаган бар, бу җыр моңа охшаган.

Монда ниндидер система бар, ул соңгы 10-15 елда төзелгән. Җырны язалар, ыргыталар, аны кеше “ашый”. Кемнәр аның өчен җаваплы, кемнәр халыкка ул җырларны җиткерә? Әз генә булса да яңа формат, яңа җырчыларны кертергә кирәк. Чөнки гел бертөрле әйбер тыңлап, карап кеше арый.

“Бездә сүз иреге, рэп халыкка фикер җиткерер өчен кирәк”

- Моны бит өстән кушып булмый. Президент рэп тыңлагыз дип әйтә алмый. Татарда рэп нинди очракта популярлык казаначак?

- Басым ясап, тәнкыйтьләп, сез моны тыңларга тиеш дип әйтеп кенә кеше тыңламаячак.

Рэпта эстрадада булган җырчылар әйтеп бетерә алмаган әйберне җиткереп була. Халыкта шуннан курку хисе туа. Кайвакыт мин пост язсам, әни шалтыратып әйтә “ник син яздың” ди. Безгә Конституцияне белергә кирәк. 29 маддә буенча бездә сүз иреге. Ник мин үз фикеремне, сүземне җиткермәскә тиеш халыкка? Мин беркемне дә кимсетмим. Ник мин үз фикеремне җиткерә алмыйм? Рэп халыкк фикерләрне җиткерер өчен кирәк.

- Сез нинди фикерләрне җиткерәсез?

- Минем иҗат күбесенчә мәхәббәт турында. Чөнки ул бөтен кешедә бар. Ә социаль темаларга килгәндә... Мин ул темага язсам, ике-өч кеше тыңларга мөмкин, дөрес әйтә икән бу дип. Күп кеше тыңламаячак.

Иң курыккан әйберем - мин ул җырны чыгарырмын, ул җыр хак, дөрес булыр. Әмма ул ниндидер юллардан китеп, халыкка барып җитмәс. Шул куркыта һәм ничектер күңелне кире кайтара.

- Чыгарып карарга кирәк.

- Чыгарып караучылар булды рус эстрадасында. Менә бит нинди хәлләр китте... Иҗат кешеләрен шулай итү дөрес түгел. Законнарны карап бетерергә кирәк, минемчә.

“Рэпка 2016 елдан кызыл ут яна”

2013 елны “Весенняя капель” фестивале булды, без Казанда беренче тапкыр рэп белән чыктык. Шәкүр заманнарыннан соң беренче тапкыр! Миңа ул вакытта 16 яшь иде, беренче урын алдык. Берсе дә сез неформат, сез чыгыш ясарга тиеш түгел дип төкерек чәчеп әйтмәде. Анда министрлыктан да кешеләр күп иде.

2013 елдан алып 2015 елга кадәр тыныч, рәхәт иде иҗат итәргә. Үзебезне чәчәк кебек күзалласак, безгә үсәргә бөтен уңайлыклар бар иде.

2016 елда ниндидер үзгәреш булды. Белмим, нәрсә белән бәйле ул. 2016 елда мин армиядә идем, 2017 дә кайттым. Мин әлегә кадәр шул вакыт аралыгында нәрсә булганын белмим. Аюлар татлы йокыга киткән кебек, нәрсә булганын белмим дә.

- Рэп тыела башладымыни?

- Тыя башлау түгел. Зал дип күз алдына китерсәк, 2013-2015 елларда якты ут яна һәм... кисәк кенә пәрдә төште, ут сүнде.

- Нәрсә булды, кертмиләрме каядыр?

- Әйе, беренчедән, заллар бирмиләр. Ниндидер концертны үткәрү өчен зал кирәк. Без урамда үткәрергә дип тә уйлаган идек, Бауманда, анда да полиция бар, булмый.

Икенчедән, кем рэп укый, кем бүтән стиль белән шөгыльләнә, шуларга һаман “неформат, неформат” дип әйтәләр. Без ничектер икенче сортлы кебек. Боларны тыңламагыз, алар начар әйбер кертәләр музыкага дип безне кешедән читләштерәләр. Мин үзем начар әйбер әйтәм дип белмим, үземнең танышларым ниндидер җыр чыгарганнан бер начарлык та күрмим.

“Без – “неформат”

- Тагын ничек тыялар?

- Тыю дип, алар өстәл какмыйлар сез чыгыш ясамагыз дип. Ул ничектер әкрен генә эшләнә.

Мин 2009 елдан бирле “Мин татарча сөйләшәм” акциясен күзәтәм. Минем әле исемдә Libertas лар чыгыш ясаган вакытлар. Быел бардым мин “Мин татарча сөйләшәм”гә. Ниндидер группалар, шигырьләр, ниндидер акцияләр, кемнәр татарча белми шуларны тәнкыйтьләделәр. Белми икән кеше татарча, булышсыннар, зур кешеләр утыра бит инде “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә.

Әйтәм бит, 2015 елда филармониядә чыгыш ясадым, тулы зал иде. “Весенняя капель”дән соң Универсиада авылы залында. Төнге клубларда чыгыш ясый башладык, 2013-2014 еллардыр ул. “Дискотека форум”, “Курай мегаденс” - күп мәйданнар бар иде. 2015 елда Чаллыга, Әлмәткә бардык “Мин татарча сөйләшәм” акциясе белән. Программа рэп укучылар белән төзелгән иде.

Инде әйткәнемчә, 2016 елда армиядән кайтканда бөтен әйбер үзгәргән иде. Элек мине чакырган кешеләргә яздым, “мин кайттым, чыгыш ясый аламмы?”. Җавап: “Син безнең форматка туры килмисең”. Шул ук клуб, шул ук танцпол, шул ук җитәкчеләр, ике-өч ел элек мин туры килгәнмен, ә хәзер туры килмисең дип әйтәләр.

Мин дискотекага бардым, анда радиодагы музыка уйный. Элек клублар безнең өчен ниндидер зур челтәр иде. Клубта чыгыш ясасаң, сине ун кеше күрмәсә дә, биш кеше күреп таныячак. Клублар зур этәргеч иде. Хәзер аларда радиода уйнаган музыка. Без неформат, тагын туры килмибез без.

“Безне радиолар да кертми”

- Радиога да кертмиләрме?

- Айваз Садыйров (“Татар радиосы”ның баш мөхәррире - ТИ) белән инстаграмда күп языштык без. Үпкәләмәсен, мин үз фикеремне җиткердем, ул үз фикерен, тик кызганыч, бер уртак фикергә килә алмадык. Мин аны аңлыйм, ул Арчада Тукай көллиятен бетергән кеше, аның музыкаль белеме бар. Минем белемем юк, әгәр дә мин дөрес әйбер әйтсәм дә, ул дөрес итеп кабул ителмәячәк.

Минем элек Биектау радиосына җырларымны сорап алалар иде. 2016 елдан соң мин үзем тәкъдим итеп карадым җырларны – неформат дип алмадылар.

- Телевидениегә дә кертмиләрме?

- 2015 елда армиягә китәр алдыннан мин ТНВда “Яшьләр тукталышында” төштем. Аннан соң “Алтан” төркемнәре, башкалар төште.

Радио буенча йөз процент әйтә алам - безне кабул итмиләр. Телевидение буенча кистереп әйтә алмыйм. Әмма кешенең күңеле бар бит, бер җирдә кире кагалар, икенче җирдә. Кеше, әй монда барып тормыйм инде, ди. Телевидениедә минем барганым юк, әйтә алмыйм.

“Салават абыйның Элвин Грей белән талашуын күрдем”

2016 ел турында. Мин шул вакытта Салават абыйның Элвин Грей белән талашуын күрдем. “Алай җырларга ярамый” дигән. Бу – элеккеге заманча, бу - дөрес түгел. Салават абыйны маэстро дип әйтсәң дә була. Минемчә, иҗат кешесен алай тәнкыйтьләргә ярамый, ул күңелен биреп эшли. Мин Радикны шәхсән белмәсәм дә, җырларын тыңлыйм. Ул күңелен биреп эшли. Мин аңлыйм аны, ул олы кеше, күп күргән, бер артист та 30 ел дәвамында зур сәхнә җыя алмас әле, минемчә. Әйтергә мөмкин иде: “Энем, болай җырлап кара әле”, дип.

Безнең татар кешеләренә килешми ул тәнкыйтьләү син мондый, син тегенди дип. Без бит бердәм булырга тиеш, элеккедән, Чыңгыз хан вакытларыннан без бердәм булган. Мин киңәш бирергә, үз фикеремне генә җиткерергә мөмкинмен.

Татарларда бетте бердәмлек дигән әйбер, нигәдер, белмим анысын. Күбесе хәзер тәнкыйтьли, син мондый, син тегенди ди. Нигә син болай эшләдең, ник болай эшләп карамадың дип аңлатмый, киңәш бирми. Тәнкыйть һәм бетте.

“Нәрсә ул "неформат"?

Минем күп кешедән сораган бар бер әйберне. Нәрсә соң ул неформат? Нинди пунктлары бар соң аның? Менә пунктлары - беренче пункт, икенчесе, менә син болай эшлисең, тегеләй эшлисең, шуңа күрә син – неформат.

Мин шуны гына аңлыйм - әгәр дә авылга кайтып, авызыма печән кисәге кыстырып рэп укысам, димәк мин неформат. Каен арасында җырламыйм икән, мин - неформат. Мин шулай гына аңлата алам әлегә үзем өчен.

“Болай да дөньяда алдау күп”

- Сезнең күп җырларыгыз мәхәббәт турында, нигә иҗтимагый, социаль, сәяси темаларга укымыйсыз?

- Ул проблемаларны күтәрер өчен ул казанда кайнарга кирәк. Минем өчен сәясәт, ниндидер законнар кызык түгел. Шуның өчен язмыйм.

Мин белмәгән нәрсәм турында яза алмыйм. Чөнки миңа әйтергә мөмкиннәр, җыр язгансың, син хаклы түгел дип. Кешене алдаргамы? Болай да бу дөньяда алдау күп.

Ике атна элек мин ютубта дини канал карадым. Ул җырчыларны танымадым. Җырчы әйтә - мин намазга йөрим, биш вакыт намаз укыйм, ди. Алып баручы сорый - дин кешесенә музыка туры килми, ярамый бит, ди. Һәм мине бер әйбер шаккаттырды. Ул җырчы әйтә: “Мин мулладан сорадым, музыка ярый”, - дип әйтте ди. Ничек мулла әйтә ала музыка ярый дип? Музыка – гөнаһ диелгән Коръәндә.

Мин дуңгыз ите ашамыйм. Мин дә мулладан сорармын, ашыйсым килә, мин сорыйм да ашыйм. Дуңгыз ите ашарга ярыймы? Ярый.

Музыка һәм дин капма-каршы әйберләр. Шундый җырчыларны күргән бар, алар без дини кешеләр дип киенеп чыга. Әгәр дә дини кеше икән, күкрәк какмаска кирәк мин дини дип. Ул күңелдә генә булырга тиеш, дин. Син барып укы, яхшы эшләр эшлә.

Күп кеше әйтә, без балалар йортына акча җибәрдек, гарип балалар белән күрештек ди. Нәрсәгә соң аны күрсәтергә? Аны кешегә күрсәтергә кирәк түгел, Ходай күрә аны. Динне пиарга боралар.

Бер җырда шәрә чыга, икенчесендә мин дини кеше ди. Ул бөтен картинаны боза.

“Минем белемем юк, мин - укымышсыз”

- Нишләп безнең рэперлар бүтән темаларга укымый? Рус рэперларын карасак, әллә нинди темаларга иҗат итәләр. Сез үзегезне чиклисез.

- Чикләүдән түгел ул. Миңа 22 яшь. Минем дәүләт эшләренә борынымны тыгасым килми. Минем белемем юк, мин укымышсыз, миңа кызык түгел ул. Кеше бит нәрсә белән кызыксына, шуны иҗат итәргә тиеш.

- Бүтән рэперларда да иҗат киңлеген күрмибез, мәсәлән, шул ук Альбертта да.

- Альберт әйткәнемчә русча иҗат итә хәзер. Татар рэпы буенча ихтыяҗ юк безнең. Альбертны тәнкыйтьләргә ярамый, егет үз юлын, үз аудиториясен тапты, ул русча иҗат итә.

- Мин бит тәнкыйтьләмим, мин нишләп юк дип сорыйм.

- Альберт бит инде шуның өчен.

- Альберт кына түгел, бүтәннәр дә. Шул ук Шәкүр дә, мәсәлән, башлыча мәхәббәт турында гына иҗат итә иде.

- Ул Шәкүр проекты “Барс Медианыкы” иде бит. Ничек “Барс Медиа” чыгарсын дәүләткә каршы дәгъва рәвешендәге җырны? Бу үз-үзеңә кул салу кебек. Әгәр дә зур компания кемгәдер каршы җыр чыгара икән, аның аудиториясе зур, ул хаос тудырыр иде.

“Проблема рэперларда түгел, яшьләрдә”

- Рус рэперларын тыя башладылар. Моның сәбәбе нәрсәдә? Алар элек тә җырлый иде, дөнья үзгәрдеме, алармы? Мәсәлән, шул ук Хаски элек тә җырлый иде бит.

- Хаски элек тә шул жанрда язган. Кемнәр бу җырларны тыңлый, аларның зур проблемалары булуы бар. 14-15 яшьлек кеше әле сай йөзә. Шул җырларны тыңлап ул берәр начарлык эшләргә, мәсәлән, үз-үзенә кул салырга мөмкин. Минем энекәшкә 16 яшь, мин аны андый концертка җибәрмәс идем. Күпме терактлар булды, күпме мәктәпләрдә кешеләр үлде.

Дәүләт шуннан саклана, рэп булмасын дип түгел. Шуңа формалашып бетмәгән кешеләргә аларны тыңлатмаска телиләр. Без Хаскины тыңласак та, ниндидер законсыз әйберләр эшләмибез. Ә 15-16 яшьлекләр аны тыңлап ниндидер хаос барлыкка китерергә мөмкин, шунлыктан рэпны тыя башлыйлар. Проблема рэперларда, иҗатта түгел, проблема яшьләрдә.

“Тыелган җимеш татлы була”

- Ә ничек хәл итәргә була? Шулай итеп Хаскиларны тыюны дөрес дип саныйсызмы?

- Әйе. Иҗатны тыю дөрес түгел. Аны тыңлатмаска кирәк формалашып бетмәгән кешеләргә.

- Нишләргә кирәк алайса? Ничек итеп тыңлатмаска, аны бит шул тыю юлы белән генә эшләргә була. Хаскины үгетләп булмый бит инде.

- Булмый.

- Шуңа тыялар бит инде.

- Тыелган җимеш татлы була дигән сүз бар. Кемгә ул кызык, шулар табачак. Интернет зур киңлек, кемнең табасы килә, шуны табачак. Болай гына, “син дөрес әйтмәдең” дип утырта башлау дөрес түгел. Сталин вакытындагы кебек - кемдер нәрсәдер дөрес әйтмәгән, утырталар – бетте. Ул дөрес түгел. Аның белән проблема бетми. Бер кешене утыртсаң, икенчесе сөйләргә мөмкин, ул чылбыр кебек бара. Дөрес әйбер аста ятмый, ул өскә күтәрелә.

- Сез нәрсәне дөрес дип әйтәсез? Мәсәлән, рэперларны суицидны пропагандалауда, дини карашларны мыскыл итүдә гаепләделәр.

- Дин, гаилә мәсьәләләре буенча кешегә кагылырга ярамый. Иҗат кешесенә дә, калган кешеләргә дә, чөнки дин ул кешенең иң зур ышанычы.

Фирдүс Тямаевның “Җүләр мин” җыры – шаблоннан чыгу

Рус рэперлары өчен мин җаваплы түгел, аларның үз стиле, юнәлеше һәм аларда зур медиа киңлек, менталитет бүтән. Рус җырлары төрле. Мәсәлән, гамбургер турында җыр бар, алар аны тыңлый. Берәр өстәл, эскәмия турында җыр чыкса да, шул җырчыны тыңлыйлар, аның концертына йөриләр. Бездә чыгар әле берәр җыр, белмим, берәр нинди чикерткә турында - “бу нәрсә тарткан, нәрсә эчкән, моның бөтенләй акылы юк, әти-әнисе кая карый икән” дип әйтәчәкләр. Татар милләте шулай. Рус милләте гадирәк. Алар акылга сыймаслык җырлар чыгаралар, аны кеше тыңлый. Татарларда алай түгел.

Фирдүс Тямаевның “Җүләр мин” дигән җыры чыкты, миңа ошады ул. Күп кеше кабул итмәде аны. Фирдүс әллә нишләгән, тегеләй, болай... Бу бит инде иҗат! Фирдүс Тямаев молодец, әлбәттә. Мин сәхнәдә шундый дәрәҗә тотып, шундый тәвәккәл адым эшли алмас иде. Аңа зур хөрмәт.

“Рэперларның суицид турында җырлавы – халык ихтыяҗы”

- Ни өчен рус рэперлары шундый юнәлешкә китте? Әллә без аларны элек күрмәдекме? Аларны тыеп, аларга реклама гына ясадылармы? Алар элек тә шундый куркыныч темаларга диик, иҗат итә идеме?

- Куркыныч темалар, әйе. Хаскины тыйганнар, бүтәннәр бар бит әле, Фараон, шундый темага иҗат итә. Ләкин аңа тимиләр. Минемчә монда пиар, хайп та бар аларны тыюда. Ул бит ниндидер резонанс, о-о, рэперларны кулга алганнар! Элек тә булган алар, тик аңа күз салмаганнар нигәдер.

- Нишләп рэреплар шундый темага иҗат итүгә күчте?

- Кеше сорый.

- Халыкка шундый темалар кирәк?

- Әлбәттә.

- Нигә шулай?

- Минемчә замана шундый. Суицидлар, террористлар темасы ул актуаль. Аны кеше тыңлый. Шул ук вакытта ул пропаганда кебек тә бара. Әгәр халык сорамаса, әллә нәрсәләр язсаң да тыңламыйлар аны. Әгәр безгә дә Хаски кулга алынган дип килеп җиткән икән, димәк безгә дә актуаль. Димәк без дә тыңлыйбыз андый темаларны.

- Бу безгә кирәк түгел дисезме?

- Безгә юк. Татар милләтенә андый әйбер кирәк түгел. Алла сакласын, кирәкми.

"Татарга рэп кирәк!"

- Рэперлар кирәк түгел булып чыкмыймы?

- Юк, кирәк. Ул рэп иҗатның, сәнгатьнең бер кечкенә генә кисәге. Ничек кирәк булмасын инде? Гомуми картинада ниндидер роль, пазл кебек бит инде ул. Татар эстрадасы зур бер пазл һәм безнең кечкенә кисәкчек. Минемчә ул кечкенә кисәкчә җитми тулы картинага.

- Рэперларны таныту өчен ниндидер радиоканаллар, мәгълүмат чараларыннан игътибар җитмидер бәлки?

- Сездән соң берәрсе күрер, бәлки берәрсе колак салыр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100