news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2012 елда үлгән Уитни Хьюстон 2020 елда концерт бирәчәк

2012 елда үлгән Уитни Хьюстон 2020 елда концерт бирәчәк

news_top
2012 елда үлгән Уитни Хьюстон 2020 елда концерт бирәчәк
Америка җырчысы Уитни Хьюстонның голограммасы, ягъни ясалма варианты 2020 елда Бөек Британиядә концерт куячак. Бу хакта җырчының сурәтенә авторлык хокуклары иясе Сет Фабер Music Week басмасына хәбәр иткән.

"Тур моңарчы күрелмәгән шоу булачак. Без аны мөмкин кадәр төгәл итеп ясарга тырыштык. Бу феноменаль күренеш булачак", - дигән Фабер.

Сет Фабер җырчының сурәтләренә авторлык хокукын 2019 елның маенда сатып алган. Хәзер җырчының иҗаты һәм сурәте төшкән товарлардан ул гына керем алырга хокуклы. 

Җырчының лазер күчерелмәсен берничә ел рәттән ясаганнар. 

Уитни Хьюстон 2012 елның февралендә вафат булды. Тикшерү ачыклаганча, ул фаҗигале очрактан үлгән. 2019 елда аңа 56 яшь тулыр иде. 

Хьюстон Гиннесс рекордлар китабына иң күп бүләк алган җырчы буларак кергән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар