Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2011 елда халыкны тетрәткән күп балалы гаиләдә тагын бер фаҗига

9 ел элек Арча районындагы «Ана даны» медале алган күп балалы ананы баласын үтерүдә гаепләгәннәр иде.

news_top_970_100
2011 елда халыкны тетрәткән күп балалы гаиләдә тагын бер фаҗига
Ильяс Фәттахов фотосы

Салихҗановлар Арча районы Яңа Кенәр авылында яшиләр. Бик ишле гаилә — 9 балалары бар. Кемнән генә сорама, әлеге гаилә үрнәкләр исәбендә. Икесе дә социаль хезмәткәр — инвалидларга ярдәм күрсәтү белән көн күрәләр.

Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаиль Фәхретдинов та шул ук сүзләрне исбатлый. «И. та, Л. дә — икесе дә социаль хезмәткәрләр: әби-бабайларны карыйлар. Бик эшчән гаилә алар. Мал-туарлары да, тракторлары да бар, бәрәңгесен дә утырталар, башкасын да эшлиләр. Бик эшчәннәр, бик… Балалары да әйбәт укый, бөтен эштә булышалар. Җитеш гаилә ул. Әтиләре, берәр нәрсә булса, зарларын язгалый инде, дөреслекне эзләп бугай», — ди ул.

Гаиләдә зур фаҗига булган. Шәһәрдә яшәүче кызлары, 20 яшьлек Сөмбел фаҗигале вафат булган. 

«Укый да, эшли дә, диделәр ул яшь кызны. Хәзер тикшерү эшләре бара, Казанга әти-әнисен чакыртканнар. Өч меңгә якын халык безнең авылда, бөтенесен белеп бетереп булмый. Мин белгән кадәресе шул. Артык әйтә алмыйм.

Башта аны машина бәргән дигән сүз чыкты. Үлү турындагы белешмәсендә «биектән егылып төшкән» дип язылган. Сәркатип кенә әйтте, үземнең күргәнем юк әле», — дип сөйләде Рафаиль Фәхретдинов. Ул Салихҗановлар гаиләсен бары тик яхшы яктан гына сурәтли.

2011 елгы фаҗига

2011 елның көзендә бу гаилә турында хәбәр бөтен илне тетрәтте. Салихҗановага «Ана даны» медале тапшырыла. Мондый медаль һәр күп балалы анага да бирелми, аңа чынлап торып лаек булырга кирәк. Ягъни, гаилә турында тискәре хәбәрләр ишетелсә, андый аналарга истәлекле бүләк тапшырылмый. Әмма Салихҗановлар турында бер генә күршесе дә начар сүз әйтми, барысы да аларны уңай яктан гына телгә ала. Тырыш гаилә, эшлиләр, балалар чиста-пөхтә…

Медаль тапшырылганнан соң бер айдан соң, 2011 елның ноябрендә ана сәламәт кыз бала таба. Баланы ул чүпрәккә төрә, полиэтилен пакетка салып, салкын чормага менгереп куя. Бала буылып үлә. Шул көнне үк кич кан китә башлый, табиблар аның бала тапканын ачыклый.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, хатын бала күтәргәнен беркемгә дә, шул исәптән иренә дә сиздермәгән, учетка басмаган, киң халатлар киеп йөргән. Арча районы суды Салихҗанованы шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итә.

Бу фаҗигадән соң авылда Салихҗановларга мөнәсәбәт үзгәрмәгән.

«Бу вакытта алар үзләре дә бернәрсә белмәгән кеше шикелле йөрделәр. Гадәти тормыш дәвам итте, читкә этәрүчеләр булмады», — ди авыл җирлеге башлыгы.

«Тәртипсез булса, икенче төрле караш булыр иде дә, ул андый түгел бит. Тәртипле, эшчән гаилә. Балалары да әйбәт укый, өйләрендә дә тәртип», — диде бер авыл хатыны.


«Бик тырыш гаилә»

«Яхшы, гади гаилә, 9 балалары бар. Бик тырыш үзләре: хайваннары бик күп. Бөтен нәрсәне үзләре эшли. Ире атлар асрый, шуларны суеп саталар.

Авылда төрле сүз йөри инде анысы. Машина бәргән диючеләр дә бар, 11нче каттан атканнар да диләр кайберәүләр. Курткасында ертылган эзләре бар, ди бит аның. Аннары өйдән дә бик китәсе килмичәрәк киткән — әнисе шулай дип әйтә, ди. Чүпләр утап, эшләр эшләп киткән, «мин киткәч, кем эшли аны», — дип.

Л. бик ипле хатын, чакырсалар, булышырга да бара ул. Булачак кайнанасы өйләнгәндә улына: «Бу хатын бигрәк кечкенә, бала алып кайта алырмы соң?» — дигән икән. Бик каты елыйлар, ди. Күргәнем юк үзләрен бу көннәрдә. Алла сакласын инде», — ди авылдашы.

Әлеге фаҗига буенча хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. Авылдашлары Сөмбелнең үлеме сәбәбен хәтта фаразларга да курка. Бу очракта сүзләр артык та, урынсыз да. Шулай да, әкрен генә булса да, имеш-мимешләр генә йөри.

Салихҗановлар гаиләсенең олы кайгысын уртаклашабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100