Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2010 елдагы кебек корылык якын арада кабатланырга мөмкин

2010 елдагы кебек корылык якын арада кабатланырга мөмкин

news_top_970_100
2010 елдагы кебек корылык якын арада кабатланырга мөмкин
2010 елдагы корылыкны хәтерлисездер - ул вакытта көндәлек уртача температура 26 градус тирәсе иде - бу Мисырдагы уртача температура дигән сүз. Ә көндез температруа +39 градуска кадәр күтәрелде. Игенчеләр өчен ул ел зур югалтулар алып килде. 

"Звезда" каналына интервьюсында Атмосфера физикасы институты өлкән хезмәткәре Александр Чернокульский шундый ук температураның якындагы биш елда кабатланачагын әйткән. 

"Якындагы биш елда Россиядә шундый ук хәл кабатланачак", - дигән климатолог. 

Аномалия булыр өчен шартлар бар ди ул: соңгы елларда блок куючы антициклон дигән күренеш күзәтелә икән. 

Мәсәлән, Европада җәен бик эссе. Франция һәм Германиядә 40, Испания һәм Италиядә 44 градуска җитә. Ә Россиядә салкын һәм яңгырлар. Менә шул әйбер "блок куя торган антициклон" дип атала - аның бер өлешенә эссе агым, икенчесенә салкын агым керә һәм шул дәвам итә. Шул сәбәпле, озакламый Россиядә эссе һава торышы булачак. 

Әмма бу глобаль катастрофа түгел. Бозлану чоры көтелми, әмма дөньякүләм җылыну булачак. Әмма монысында климатолог кешеләрне гаепли. "Дөнья бу күренешне туктатыр өчен бернәрсә дә эшләми", - ди ул. Температура күтәрелүе нефть, газ, күмер яндыру сәбәпле туган парник эффекты белән бәйле, Россиядә уртача температура 2,5 градуска күтәрелгән. Шул сәбәпле, атмосферага күпләп углекислый газ чыгара торган чыганаклардан баш тартырга кирәк, ди ул.

Климатның эсселәнәчәген соңгы елларда еш фаразлыйлар. Мәсәлән, Швейцариядә климатологлар 2050 елда температура биш градуска күтәрелеп, Санкт-Петербургта Болгария башкаласы Софиядәге кебек булачак, имеш. Климатолог фикеренчә, температураның күтәрелә баруы бу гасыр азагына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә белгеч озак сроклы тикшеренүләр булдыру кирәклеген әйтә, әйтик табиблар моның кеше организмына тәэсирен өйрәнергә тиеш. 

Россиядә гадәти булмаган һава торышы күзәтелгән территорияләр бар. Сочида, Новосибирскида, Благовещенскида яңгырлар коя. Иҗтимагый транспорт туктап калган. Күп торак пунктларда электроэнергия юк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100