2000 еллар йолдызы Рүмия Фәтхетдинова: «Әле дә популяр була алыр идем»
«Сөйгән ярлар кавышалар, берүк каршы килмәгез», «Ява яңгыр ерганаклар буйлап» дип җырлаучы Рүмия Фәтхетдинованы хәтерлисезме? 2000 еллар башында бик популяр иде бу җырлар. Исегезгә төшерә алмасагыз, бу материалга беркетелгән видеоларны карап алыгыз, һичшиксез, исегезгә төшәр.

«Вакытында мин сәхнәдә балкыдым»
Әгәр дә берәр продюсер: «Сине җырчы буларак танытам», – дисә, риза булыр идеңме?
Юктыр, ризалашмас идем, чөнки иҗатка бирелсәм, гаиләмә вакытым җитми башлаячак. Минем өчен иң мөһиме – гаилә иминлеге һәм гаилә бәхете. Әле әлегә балаларым да кечкенә: кызым Ләйләгә – 6, улым Булатка – 5 һәм кечкенә улым Муратка 2 генә яшь. Барлык яратуымны, назымны, вакытымы балаларыма һәм иремә багышлыйсым килә. Балаларның бәләкәй чаклары – бер генә вакыт бит ул. Хәзер үсә дә китә алар.
Эстрадага кире кайту турында уйламасаң да, планыңда хәтта җыр чыгару да юкмы?
Гастрольләр, концертлар белән йөрмәс идем – монысын төгәл беләм. Ә менә, киләчәктә берничә җыр яздырып, аларны телевидение белән радиога ротациягә бирү теләгем бар. Бу эшләрне продюсерсыз да башкарып чыга алырмын, дип уйлыйм. Күбрәк үзем өчен генә иҗат итәр идем.
Вокал белән шөгыльләнеп торасың, димәк?
Профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнмим. Өйдә үзем генә калсам, тавышны җайлаучы күнегүләрне эшлим. Алар әле дә исемдә! Әлегә без Чистай шәһәрендә яшибез. Әгәр дә Казанда яшәгән булсак, һичшиксез, профессионаллардан вокал дәресләре алу мөмкинлеген кулымнан ычкындырмас идем. Инде уйлап куелган репертуарым да бар.
Хәзер эстрада үзгәргәндер. Син популяр булган чаклардан якынча 15 еллап үткән.
Мин үземне беркайчан да популяр җырчы дип санамадым. Җырларны башкаручы идем, менә монысы миңа туры килә. Мин бит 2-3 җыр башкардым та югалдым. Үз гомерләрен иҗатка багышлаган җырчылар белән бер рәттә тормыйм. Шуңа күрә эстрадага кагылышлы сорауларга эксперт буларак җавап бирә алмыйм.
Фикереңне тамашачы буларак җиткереп кара.
Даими рәвештә төрле музыкаль каналларны карап барам, татар эстрадасы белән кызыксынып торам. Күбесе, бигрәк күп яңа артистлар чыкты, хәзер җырлый белү мөһим дә түгел, ди. Матур күлмәк киеп сәхнәгә чыгу белән генә тәмамланмый шул җырчы булу хезмәте. Безгә – тамашачыларга гына шулай булып тоела ул. Бер җырны тамашачы хозурына чыгару күпме хезмәт таләп итә. Әле ул җыр популяр буламы, юкмы – бу сорауга бары тик вакыт кына җавап бирә ала. Яңа җырчының әкрен генә күтәрелеп килгәнен күрсәм, сөенәм генә.
Телевидение, радиолар өлкән яшьтәге җырчыларны да онытмыйлар. Монысы да мактауга лаек.
Мин җырчы түгел, дисәң дә, сәхнәгә менү хыялы булгандыр бит?
Әйе, мин – иҗат кешесе, һәм ул минем каныма сеңгән. Кечкенәдән үк җыр, сәнгать мохитендә үстем. Һәм җыр белән шөгыльләнүне үземә максат итеп куйган идем. Артист булдым, эстрадада күрендем. Аллаһка шөкер, миңа тамашачыга үз иҗатымны күрсәтергә мөмкинлек бирделәр. Җырлар яздырдык, альбомнар чыгардык – кыскасы, вакытында сәхнәдә балкып тордым!
Әйе, хәзер эстрададан ераклаштым, чөнки балалар үстерәм. Татар сәнгатенә, иҗатка карата булган мәхәббәтем балаларымда чагыла. Буш вакытында иҗатның башка тармагы – рәсем ясау белән шөгыльләнәм. Ирем тегү машинасы алып бирде бер мәлне. Аны кулыма да тотып караганым юк иде!.. Бер чарага чалбар тегәргә туры килде. Килеп чыкты бит, тырышып карагач. Иҗади кеше булу канга сеңгән инде ул, аннан беркая да китеп булмый.
«...фикеремне дөрес итеп җиткерә белмәгәнмен»
Интернетта ачыграк күлмәктән төшкән бер фотоңны тапкан идем… Күкрәкләрең дә күренеп тора төсле. (Фотоны җырчы бастыруны теләмәде – авт.)
Иң яратмаган фотом шушы! Зинһар, бастыра күрмә. Бу образ бөтенләй дә минем холкыма туры килми. Бу күлмәкне, дисәм, күлмәк тә түгел инде бу… Аны махсус кайсыдыр клип өчен тектерделәр. Ул вакытларда бик танылган стилист нәкъ шушы образны тәкъдим иткән иде. Яшьлек – җүләрлек, дибез бит инде. Хәзерге акыл белән уйлыйм: ник ризалашканмындыр?! Тәҗрибәле стилист шулай күргәч, димәк, шулай булырга тиеш, дип уйлаганмындыр инде. Ризалашмаска, баш тартырга ояла идем. Яшьлек инде…
Шоу-бизнес кануннары синең өчен кагтый түгел идеме?
Команда, ягъни режиссерлар, стилистлар, продюсерлар фикере белән килешә идем. Җырлар сайлауга да кысылмый идем. Хәзер анализ ясасак, күп нәрсәне башка төрле итеп ясар идем дә соң… Бу – бер дә кемгәдер ачу яки шелтә белдерүем түгел. Бу инде үземнең җитешсезлегем – фикеремне дөрес итеп җиткерә белмәгәнмен. «Юк, кирәкми, миңа бу образ ошамый», – дип кенә әйтергә бит, югыйсә. Контракт белән эшләсәм дә, миндә үз фикеремне белдерү хакы бар иде. Шулай да бернәрсәгә дә үкенмим. Ул еллар күңелле хатирә булып исемдә калган.
Ялгышмасам, син «Йолдызлар фабрикасы» проекты аша танылдың?
Чистайда үткән шушы бәйгедә мине күреп алдылар, әйе. Нәкъ шул елны мин Казанга укырга керергә планлаштыра идем. «Барс Медиа» компаниясе миңа килешү төзергә тәкъдим иткәч, каршы килмәдем. Ул вакытта мине күреп алганнары өчен рәхмәтле. Балачак хыялым тормышка ашты – сәхнәгә мендем, җырларымны тыңладылар.
Эшләгән чорда «Барс Медиа» белән каршылыклы хәлләрнең булдымы?
Мин үзем конфликтлы кеше түгел. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да, тыныч кына хәл итә идек. Тагын бер яхшы сыйфатым – мин горур түгел. Кайбер кеше гафу үтенә белми бит, бу сыйфат миңа хас түгел.
«Барс» белән корган килешүдә нинди шартлар бар иде?
Бу сорауга җавап бирә алмыйм, чөнки килешү төзегәндә, мин әле мәктәпне тәмамлаган бала гына идем. Ул яшьтә барлык юридик кагыйдәләрне каян белим инде мин?! Ышанып, үземне би-и-ик бәхетле тоеп, имзамны куйган идем, һәм моңа кадәр әле бер дә бу адымга барганыма үкенгәнем булмады. Бары тик бер шарт кына хәтеремдә: әгәр дә миңа башка концертларда, банкетларда чыгыш ясарга тәкъдим итсәләр, бу хакта компаниягә әйтергә тиеш идем. Ә башкаларын хәтерләмим. Мин ул нечкәлекләргә игътибар итми идем. Ул елларда популяр җырчылар белән бер сәхнәдә җырлавыма гына сөенә идем.
Сәхнәдән китүең ни белән бәйле?
Үзем иҗаттан читләштем, шуңа күрә популярлыгымны югалтуымда бары тик үзем генә гаепле. Бер мәлне җырлыйсым килми башлады. Хәтта тамашачының мине танымауларын тели идем. Гап-гади Рүмия булып каласым килгән иде. Артык игътибар күрсәтмәсеннәр, дип тели идем. Бераз кызыксынуларым үзгәрде. Никтер нәкъ менә офис хезмәткәре буласым килде. Бу максатыма да ирештем, офиста эшләүнең дә ни икәнен белдем. Шушы компаниядән декрет ялына чыктым да, менә инде 7 ел мин декретта утырам, Аллаһка шөкер.
Җырчыларның кайсылары белән яхшы мөнәсәбәттә идең?
Минем беркем белән дә конфликтка кергәнем булмады. Әмма күбрәк өлкән яшьтәге артистлар белән аралашырга ярата идем. Мәсәлән, башка шәһәрләрдән Казанга кайтканда Бәширә Насыйрова белән сөйләшә идек. Шулай ук Резедә Кадыйрова белән дә аралашып тора идек. Кызганыч, инде хәзер күптәннән хәлләрен дә белгәнем юк. Ничек яшәп ята микән?.. Әлфинә Әзһәмова белән дә аралашу күңелле иде.
Әле менә күптән түгел генә Гүзәл Уразова концерты белән Чистайга килде. Янына кереп, исәнләшеп чыктым. Җырлаган вакытта Гүзәлнең концертларында чыгыш ясарга насыйп булган иде. Ул елларда аның миңа әйткән киңәшләрен әле дә хәтерлим.
Бу фотода инде безнең арада булмаган Эльмира да бар...
Урыны оҗмах түрендә булсын. Бу яңалыкны белгәч, бик авыр кичергән идем. Ул концерт алдыннан миңа еш, йомшак итеп: «Рүмия, бигрәк матур кыз да инде үзең», – дип дәшә иде. Тәмле телле иде, балакай.
Хәзер танучылар бармы соң?
Танып, эндәшсәләр, оялып калам. Холкым шундый инде минем. 2022 елда үзем өчен иҗатның башка бер юнәлешен сайладым. Хәзер яшь парлар күчмә язылышулар үткәрәләр бит. Менә мин шушы язылышуларны алып бара идем. Туйларда да танучылар була иде. Балага узганымны белгәч, бу эшчәнлегемне дә туктатырга туры килде.
Популяр чагыңда артыңнан йөрүче егетләр бар идеме?
Булдылар инде!.. Япь-яшь туташ идем бит мин. Чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр иде. Хатлар да язалар иде, болай да эндәшәләр иде. Мин, артык игътибар биримчә, бары тик рәхмәт кенә әйтеп үтә идем.
«Барысы да тәрбиядән һәм өйдә күргән мохиттән тора»
Татарча бик камил сөйләшәсең. Син – авылда үскән кызмы?
Юк, шәһәрдә үстем. Әмма, әби-бабай исән чагында, җәйге каникулларны авылда үткәрә идек. Мин үскән йортта гел татарча гына аралашыла иде. Бу теге башка милләтләрне кимсетү теләге белән сайланган гадәт түгел, билгеле. Бары тик буыннан буынга күчкән гадәт кенә.
Мин балалар бакчасында рус төркеменә йөрдем, шуңа күрә русча да аралаша белә идем. Әмма, өйгә кайткач, рус телендә сөйләшү тыела иде. Русча сүзләр чыккаласа, олылар шелтә белдерми калмыйлар иде. Барысы да тәрбиядән һәм өйдә күргән мохиттән тора.
Чистайда диалект та бар бит әле ул. Казан диалектыннан аерыламы сезнең яктагы сөйләшү?
Аерылыбрак тора иде шул. Казанга укырга кергәч, сизелде ул. Аннан соң эстрадага якынлаша башлагач, камил итеп татарча сөйләшергә өйрәнергә туры килде. «К», «ч» хәрефләрен йомшатып сөйләшергә өйрәндем.
Балаларың татарча сөйләшәме?
Безне ничек тәрбияләделәр, аларны да шулай тәрбияләргә тырышам. «Татарча сөйләшегез, балалар», – дип ачуланып та куям кайчак. Бу күренеш буыннан буынга күчә торган бер канун булсын иде. Аллаһ боерса, безнең балаларыбыз да туган телгә булган мәхәббәтне, хөрмәтне үз балаларына күчерә алсыннар иде.
Балаларыңның яшь аралары күп түгел. Бер-бер артлы туган бәләкәчләрне карау авыр түгелме? Хәлдән тайган чакларың буламы?
Мин кияүгә 29 яшьтә чыктым. Инде әни булу вакытым җиткән иде, шуңа күрә балаларның бер-бер артлы туулары безнең өчен сөенеч кенә булды. Аннан соң, Аллаһка шөкер, бала көтү вакытларын мин җиңеллек белән үткәрәм. Сәламәтлегем дә ныклы, шөкер. Әлбәттә, беренче тапкыр әни булгач, тернәкләнгәнче, бераз авыррак булган иде. Ул чакта әнием терәк булды. Ул вакытларны әле дә елмаеп искә алам. Насыйп булса, тагын бер шушы хисләрне кичерер идем. Ирем дә, өйдә булганда, миңа бик нык ярдәм итә. Ул бала үстерүнең барлык нечкәлекләрен белә. Балалар әтиләре белән, төрле уеннар уйлап чыгарып, бергә вакыт үткәрергә ярата.
«Иремнең махсус операциягә китәсен белгәндә, карынымдагы сабыема 2 генә ай иде...»
Ирең кайсы өлкәдә эшли?
Ул – хәрби хезмәткәр. Бу еллар безнең гаилә өчен җиңелләрдән түгел. Махсус операция белән бәйле командировкалары гел булып тора. Әле менә хәзер дә ирем безнең белән түгел. Ул 3 айга кайта да, аннан кабат 3 айга командировкага китеп эшли. «Спецназ» структурасында эшләгәч, махсус операциягә бармыйча кала алмый, бу – аның хәрби бурычы. Ирем – чын мәгънәсендә Ватанны саклаучы. Горурланам аның белән! Ул – көчле рухлы һәм тыйнак кеше. Ул үзе турында сөйләгәнне яратмый инде...
Махсус операциягә киткәндә, йөрәгегез өзгәләнәдер инде…
Ул беренче китүчеләр рәтендә булды. Әле халык хәлнең нидә икәнен аңлап та бетерергә өлгермәгән, ә без инде иремне юлга озатырга әзерләнә идек. Аның китәсен белгәндә, карынымдагы сабыема 2 генә ай иде...Ул вакытта гаиләбез белән ничек борчылганыбызны үзебез генә беләбез. Ирем аз сүзле кеше, шуңа күрә: «Бар да яхшы булыр, артык кайгырма», – гына диде. Тагын бер сүзен хәтерлим: телевизордан, радиодан җиткерелгән яңалыкларга ышанмаска кушкан иде, ә аның сүзе – безнең өчен закон.
Балалар ни ди?..
Алар аның нәкъ менә махсус операциягә киткәннәрен белми, ләкин озакка киткәнен белгәч, елап калалар. Мин дә балаларымда юаныч табам. Аллаһка шөкер, аралашып тору мөмкинлегебез бар. Әгәр дә аралашырга мөмкинлегебез булмаса, тагы да авыррак булыр иде. Без барыбыз да догада булыйк. Аллаһ насыйп итеп, һәрбер солдатыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын.
Килешәм.
Үксеп-үксеп еласаң да, чәчләреңне йолкый-йолкый, моңсулыкка бирелсәң дә, бу хәлне берничек тә үзгәртеп булмый. Мин тыныч булырга тырышам. Мин паникага бирелсәм, балаларым нишләр? Алар турында да уйларга кирәк бит. Алар алдында елап йөрсәм, халәтем аларга да күчәргә мөмкин. Форсаттан файдаланып, үз әти-әниемә рәхмәт әйтим әле. Алар миңа бик терәк!