Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

200 км/сәг тизлектә килеп автобуска бәрелгән иномарка аркасында дүрт кеше һәлак - видео

200 км/сәг тизлектә килеп автобуска бәрелгән иномарка аркасында дүрт кеше һәлак - видео

news_top_970_100
200 км/сәг тизлектә килеп автобуска бәрелгән иномарка аркасында дүрт кеше һәлак - видео
20 апрельдә иртәнге бишләр тирәсендә Воронеж шәһәрендә коточкыч авария була. Шәһәр юлларында әле машиналар күпләп йөри дә башламаган вакытта Ленин проспектыннан Kia Optima машинасы зур тизлектә хәрәкәт итә. Шул чакта ул борылыштан чыгып килүче ПАЗ автобусына бәрелә. Бу мизгелнең кадрларын "Вести" каналы күрсәтте.

Полиция хезмәткәрләре фикеренчә, бәрелешү мизгелендә җиңел машинаның тизлеге 200 км/сәг чамасы була. Бәрелешү шулкадәр нык була, седанның түбәсе өзелеп чыга. Салонда утырган 33 яшьлек машина йөртүче ир-ат, 35 һәм 40 яшьләрдәге ике хатын-кыз пассажир урында ук җан бирә. Алар берничек тә исән кала алмаган булыр иде, диелгән бу хәбәрдә. 

Автобус йөртүче ир-ат алгы тәрәзәдән очып чыккан һәм ул да һәлак булган. Юл йөрү кагыйдәләре буенча, борылганда автобус җиңел машинаны уздырып җибәрергә тиеш була. Ләкин тизлеге бик зур булу сәбәпле, автобустагы 55 яшьлек йөртүче ир-ат үзенең маневры нинди нәтиҗәгә китерәсен бәяләп бетерә алмаган. Маршрут автобусында башка кешеләр булмаган. 

Бу вакыйгадан соң, җинаять эше ачылган. 

Воронеж өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте фаҗига урыныннан фотоларны күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100