Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 яшьлек студент егет үсмер кызны вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100

Красноярск өлкәсенең Железногорск шәһәрендә 16 яшьлек кызны көчләгәннәр һәм үтергәннәр. Сорау алганда 20 яшьлек студент егет җинаятьне ничек кылуын сөйләгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Тоткарланган егет Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы академиясендә укыган. Хәзер аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Тикшерү версиясе буенча, 31 июльгә каршы төндә әлеге егет хәмер эчә һәм урамга йөрергә чыга. Бу Шәһәр көне бәйрәме була, егет тә шунда бара. Ул мәдәният һәм ял паркында күл янында бер кызны күрә. Алар таныш булмый. Егет кыз янына бара, аңа йодрык белән суга, аннары таш белән бәрә. Кыз аңын югалткач, аны куаклар арасына сөйрәп алып китә, көчли, аннары мәсхәрәли.

Аннары, җинаять эзен яшерү өчен, егет кызны үтерә, гәүдәсен агач ботаклары, туфрак һәм кызның киемнәре белән каплый. Мәетне 2 көннән соң гына табалар. 

Җинаятьтә шикләнелүчене 8 ай эзлиләр. Якын арада бу кешегә үтерүдә, көчләүдә һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр өчен гаепләү белдереләчәк. Ул гаебен таныган, аны гомерлеккә утыртулары ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100