Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 яшьлек блогерның 2 яшьлек кызы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

news_top_970_100
20 яшьлек блогерның 2 яшьлек кызы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

«TikTok» блогеры Арина Шальнованың 2 яшьлек кызы тәрәзәдән егылып төшкән.

Бу хакта 20 яшьлек блогер ханым үзе язган. Фаҗига 22 майда булган.

«Эмили 5нче каттан егылып төште, аны минем кадәр биеклектәге алмагач «тоткан», әмма биек булгач, ул кырыйга чәчрәп, башы белән бетонга төшкән», – дип язган яшь ана.

Кызны хастаханәгә алып килгәннәр, аның маңгай сөяге сынган булган.

Эмили комада яткан, 2 көннән соң йөрәге тибүдән туктый, аны ясалма эшләтеп җибәрәләр. Арина хастаханәгә даими йөргән. Әмма могҗиза булмый. Кыз үзенең туган көнендә – 10 июньдә үлгән.

«10сы көнне аның туган көне иде, ял көн булды. Ә ял көннәрендә берничә сәгать артыграк аның янында булырга мөмкин. Мин юына һәм аның янына әзерләнә идем, ваннага телефонны китердем, телефонны алгач, Эмилиның юк икәнен ишеттем. Ул үзенең туган көнендә китте. Ул көрәште, әмма бәләкәй йөрәге арыды. Миңа бик авыр!» – дип язган Арина.

«Үземне гаеплимме? Билгеле! Мин һәрвакыт үземне гаепләячәкмен. Мине киресен әйтсәләр дә, бу – фаҗигале очрак, дисәләр дә, мин үземне гомер буе гаепләячәкмен», – дип язган Арина Шальнова үз аккаунтында.

Арина «ТикТок»та баласы белән матур видеолар куеп, ярты миллионга якын кешене җыйган. Ул кияүдә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 июнь 2023
    Исемсез
    Телефонга багынып утырган инде! Мәгънәсез
  • 26 июнь 2023
    Исемсез
    Утыргандыр кузен тондырып телефонында,блогер хренов.Баласын жалко, урыны жэннэттэ булсын сабыйнын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100