Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 яшьлек ана 3 яшьлек кызын караучысыз һәм сусыз калдырган

news_top_970_100

Воронежда 3 көнгә өйдән чыгып киткән һәм 3 яшьлек кызын караучысыз калдырган ваемсыз ананы кулга алганнар. Өйдә ташлап калдырылган ач кыз игътибар җәлеп итү юлын уйлап тапкан: тәрәзә янына баскан да кулына эләккән бөтен нәрсәне – туалет кәгазе төргәкләрен, савыт-сабаларны һәм башка әйберләрне урамга ташлый башлаган. Бу хакта «РЕН ТВ» сайты хәбәр итә.

Күршеләр сабыйның куркыныч астында булуын аңлаган һәм тулы бер коткару операциясе оештырган. Кызны фатир тәрәзәсе аша чыгарганнар. Шаһитлар, өйдә барысы да асты өскә килгән иде, ди. Шуннан соң 20 яшьлек әнине табуга ирешәләр. Оперативниклар аны тоткарлый һәм сорау алуга китерә. Ләкин ана булган хәлләргә аңлатма да бирә алмый, үкенү дә белдерми.

«Тикшерү комитеты тарафыннан хатын-кыз җинаятьтә шикләнелеп кулга алынды. Аның белән кирәкле тикшерү эшләре башкарылды», – дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитеты җитәкчесенең Воронеж өлкәсе буенча өлкән ярдәмчесе Елена Мануковская.

Суд кызның әнисен 14 июньгә кадәр кулга алган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2025
    Исемсез
    Кызны әби-бабасына тапшырып, 20 яшьлек ана этне 20 елга читлеккә ябарга кирәк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100