Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«20 яшьтә балама яхшы әни була алмас идем» - аборт ясаткан хатын-кызлар тарихы

Төрле яшьтәге хатын-кызлар аборт ясату тарихлары турында сөйләде.

news_top_970_100

«Башта җиңеллек тойдым, аннан соң депрессиягә бирелдем»

Әнисә, 23 яшь:

Мин 20 яшьтә аборт ясаттым. Очрашып йөргән егетемә ышандым, презервативсыз гына секс белән шөгыльләнергә рөхсәт иттем. Хәзер үкенәм, рөхсәт итәсе калмаган да соң, әмма ул барысын да дөрес эшләр дип ышандым.

Берничә көн узгач, ызгыштык һәм аерылыштык. Бер-ике атна узгач күңелем болгана, башым әйләнә башлады, бөтен тәнем мамык кебек иде. Паникага бирелдем һәм дус кызыма әйттем, тест ясадык һәм ике сызык…

Баланы табаргамы-юкмы дигән сорау миндә бөтенләй булмады. Миңа 20 яшь, 12 квадрат метрлы бүлмә «снимать» итеп торам, тотрыклы гына эш урыным да юк — кая монда бала алып кайту, мин аңа нәрсә бирә алам соң?

Дус кызым мине хуплады, өстәвенә, ул үзе дә шушы хәлләр аша узган иде.

Дәүләт сырхауханәсенә барырга курыктым, абортны шәхси клиникада гына ясатырга кирәк дип уйладым. Табиб мине кире күндерергә тырышмады, бары тик абортның организм өчен нинди нәтиҗәләре булырга мөмкин икәне турында гына сөйләде. Йөклелек срогы медикаментоз аборт ясарга мөмкинлек бирә иде, әмма сәламәтлек белән проблемалар булгач, бу төр аборт миңа ярамады, шуңа күрә ваккум ясадык.

Аборт ясатканнан соң шундый җиңеллек тойдым! Әмма ярты еллап узгач депрессиягә бирелдем. Шик-шөбһәләр җанны ашый башлады: дөрес эшләдемме, ә бәлки баланы калдырасы булгандыр? Хәзер инде шикләрем юк — мин бернәрсәм дә булмаган килеш, 20 яшьтә балама барыбер яхшы әни була алмас идем.

Аборт ясатуымны яшермим, моннан оялмыйм да, әмма рәттән бөтен кешегә бу турыда сөйләп тә йөрмим инде. Туганнарымнан бары тик әбием генә белә, ул миңа ярдәм итте, мине хуплады. Әнигә әйтмәдем, аны борчыйсым килми. Хәзер булачак ирем белән балалар планлаштырабыз һәм без әти-әни булырга әзер. Бала көтелгән, тансык булырга, ә әти-әнисе аны карарлык, тәэмин итәрлек хәлдә булырга тиеш дип уйлыйм.

«Үз-үземә кул салу турында уйлый башлаган идем…»

Гөлфирә, 30 яшь:

Мин 21 яшьтә балага уздым. Бер егет белән очраша идем, мөнәсәбәтләребез җитди дип уйладым. Ә менә ул алай уйламаган икән.

Күрем вакытында балага уздым, шулай булгач «куркыныч булмаган» көннәр юк икән ул. Борчуга салырлык бер генә симптом да булмады — күңелем дә болганмады, гәүдә авырлыгында да үзгәреш сизмәдем, шуңа күрә тестны да күремнәрем тоткарланып ике атна узгач кына ясадым.

Беренче реакция — паника. Нәрсә эшләргә, ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә? Әти-әни белән мөнәсәбәтләребез бик ышанычлы түгел иде, егетем минем шалтыратуга берничек тә үз мөнәсәбәтен белдермәде, ә соңынннан бөтенләй җавап бирми башлады. Миңа бары тик дус кызларым, бер-ике хезмәттәшем һәм бер дус кызымның табиб булып эшләүче әнисе генә ярдәм кулы сузды. Ул миңа үзем теләмәгән баланы табып, тормышымны бозмаска киңәш итте.

Аборт турында ахыргы карар кабул итәргә 3 көнем бар иде. Шәхси клиникадан шундук баш тартырга туры килде, чөнки бу процедура минем хезмәт хакыма караганда ике тапкырга кыйммәтрәк иде һәм мин студентлар хастаханәсенә бардым. Сүз уңаеннан, гинеколог хатын-кыз мине кире күндереп тормады, УЗИда гына аборт нәтиҗәләре турында сөйләп куркытырга тырышып карадылар, әмма мин үз сүземдә нык тордым.

Аборт процессы турында әллә ни әйтеп булмый. Миңа дару бирделәр, кан күп булды, авыртты. Аборттан соң мин башка табибта күренеп тордым һәм менә монда чын мәшһәр башланды да инде. Үземә карата моның кадәр нәфрәт, җирәнүне гомеремдә дә күргәнем булмады! Гинеколог мине фахишә, түбән җан дип ачыктан-ачык атады һәм миңа карата яхшы мөнәсәбәт булырга мөмкин дә түгел, диде.

Ә тагын ике атнадан барысы турында да минем әни белде… Ул миңа кычкырды, елады, мине мыскыллады. Бу бер ай чамасы дәвам итте, ә мин чын-чынлап үземә кул салу турында уйлана башладым. Әни белән сөйләшеп, аңа барысын да аңлаткан дус кызларыма рәхмәт.

Минем балама хәзер 8 яшь булыр иде. Үкенәмме? Юк, мин бәхетле, бу хәлләр барысы да артта калды һәм боларны кичерергә көчем җитте.

«Ике тапкыр аборт ясаттым»

Гөлсем, 24 яшь:

Беренче абортны 2018 елда ясаттым һәм бу карар миңа җиңел бирелде — мин газаплы сайлау алдында да тормадым, үземне гаепле дип тә санамадым. Үземнән олырак ир-атка гашыйк идем, секс белән шөгыльләндек, ул презерватив кулланмады.

Йөклелекнең беренче билгеләрен 1-2 атнада сиздем — таксида күңелем болгана башлады. Машинадан чыктым да тест алдым һәм якындагы беренче очраган кафедагы бәдрәфкә кереп ясадым. Тест уңай нәтиҗә күрсәтте.

Очрашып йөргән ир-атыма шалтыраттым, шул ук кичтә очраштык, сөйләштек, абортның ничә сум торачагын карадык, дус кызым шәхси клиникага мөрәҗәгәть итәргә кушты. Егетем акча бирде һәм икенче көнне үк мин дус кызым белән гинекологка киттем. Тикшеренү, дару — проблема хәл ителгән.

Беренче абортны ясатуыма мин күпмедер дәрәҗәдә сөенәм дә, бу хәлгә рәхмәтле дә — чөнки табиб миндә эндометриоз авыруы тапты һәм дәвалану курсы билгеләде.

Икенче абортны ярты елдан соң ясаттым. Бу вакытта инде башка егет белән очраша идем. Ораль контрацептивлар куллануыма карамастан, безнең презервативсыз секс белән шөгыльләнгән булмады. Әмма берсендә кул астында гына презерватив юк иде, әмма мин тыныч идем, чөнки контрацептивлар эчәм бит, шулай булгач берни дә була алмый дип уйладым. Ә менә булды шул — таныш симптомнар, уңай тест…

Егетемә берни дә әйтмәскә уйладым — аның кәефен кырасым килмәде, чөнки ул абортларга тискәре мөнәсәбәттә иде. Соңгы акчаларымны җыеп аборт ясаттым һәм икенче көнне эшкә киттем. Беренче аборттан соң эшләмичә өйдә тернәкләнгән идем, әмма бу юлы җәһәннәмгә тиң булды. Дарудан соң үзеңне бер дә рәхәт хис итмисең — коточкыч авырту, бары тик авыртудан ыңгырашып аунап кына ята торган хәлдә буласың, хәтта йоклап та булмый, ә монда көне буе эшләргә кирәк.

Берничә атнадан соң бөтен кыюлыгымны җыеп, аборт турында егетемә сөйләдем. Ул кочаклады, авыр вакытта минем янымда булмавына һәм ярдәм итә алмавына үкенүен әйтте. Хәзер без бергә, бу хәлләрне уздырып җибәрдек, алга таба яшәүне дәвам итәбез. Үзем өчен сабак алдым — бер генә контрацепция ысулы да 100 процент саклый алмый, ораль контрацептивлар эчсәң дә, презерватив кулланырга кирәк икән. Сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк, башка абортлар ясатырга теләмим инде, чөнки бу бик авыр процедура.

«Аборт ясатуымны беркайчан да яшермәдем»

Зәнфирә, 58 яшь:

Абортны 20 еллап элек ясаттым. Ул вакытта ике балам бар иде инде, икенчесе бөтенләй кечкенә иде. Беренче балага узу да, икенчесенә узу да җиңелләрдән булмады, алар икесе дә көтеп алынган һәм тансык балалар иде, әмма өченче баланы да үстерә алмаган булыр идек.

Аборт ясату турында карарны ирем белән бергә кабул иттек. Миңа 40 яшь иде инде, сәламәтлек тә элеккечә түгел, өч бала белән физик яктан да, рухи яктан да, матди яктан да авыр булачак дип уйладык. Беренче һәм икенче йөклелектән соң, дөресен генә әйткәндә, уңай, рәхәт тойгылар калмады — роддомнарга һәм хатын-кыз консультацияләренә рәхмәт инде. Әле дә хәтерлим, 34 яшемдә икенче бала белән учетка басарга килгәч, шәфкать туташлары минем арттан чыш-пыш килеп, көлешеп кала иде, янәсе бала таба торган яшьтә түгел инде мин.

Хәзер балаларым үсеп җитте, үз гаиләләре бар. Аборт ясатуымны беркайчан дә яшермәдем — бу турыда улларым белән дә, киленнәрем белән сөйләшкәнем булды. Дөнья булгач төрле хәлләр була, кайвакытта сайлау алдында каласың һәм син сайлаган юл өчен беркемнең дә сине гаепләргә хакы юк дип уйлыйм.

«Ул вакытны искә төшерү белән йөрәгем жу итеп китә»

Таңсылу, 27 яшь:

Мин 20 яшьтә медикаментоз аборт ясаттым һәм моның өчен тамчы да үкенгәнем, вөҗдан газабы кичергәнем булмады. Ул вакытта егетем белән 2 айга якын очраша идек, ул мин яшәгән шәһәргә озак вакытка командировкага килгән иде. Без сакландык, аңа ышандым, чөнки ул миннән олырак иде.

Балага узганымны белгәч, ул өйләнәм, ипотека алырбыз һәм аны түләр өчен вахтага йөреп эшләрмен диде. Башта мин бик сөендем, әмма соңыннан уйлана башладым — минем тормышым ничек булачак соң? Яңа туган бала белән берүзем диярлек, чит шәһәрдә, дусларым да, белеме дә, тотрыклы гына эш урыны да юк, әмма янәшәмдә шактый гына кырыс, каты куллы кайнанам булачак иде.

Бер көннән соң егетемә аборт ясатырга теләвем турында әйттем. Берничә көннән аны күндердем, ул акча бирде, мин шәһәрдәге шәхси клиникага бардым, анда миңа йөклелекне өзә торган дару бирделәр. Боларны искә төшерүдән дә йөрәкләрем жу итеп китә! Бик нык авыртты, бу дару бөтен мускулларда спазмнар китереп чыгара, шулай да бу дөрес карар иде.

Ул ир-ат белән без тагын ике ел яшәдек, бу еллар минем өчен иң куркыныч, тоткынлыкта узган кебек иде. Ул коточкыч көнче кеше булып чыкты, артымнан күзәтеп йөрде, дуслар белән очрашырга рөхсәт итмәде, гел ызгышлар ясап торды. Ярты ел элек аның хәзерге хатынын кыйнавын белдем, аларның бер яшьлек балалары да бар иде. Мин ул хатынга аннан күченеп китәргә булыштым, кулымнан килгәнчә ярдәм иттем, әмма ул аңа кире әйләнеп кайтты.

Хәзер мин искиткеч яхшы ир-атта кияүдә. Сәяхәт итәбез, театр-концертларга йөрибез, бик яхшы гаилә дусларыбыз бар. Мин чын-чынлап бәхетле, теге ир-ат һәм аның гаиләсе белән уртак бала бәйләп тормавына сөенеп туя алмыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100