20 яшьлек Мөслим егете автомобиле белән күпердән төшеп китеп һәлак булган (видео)
Егет, Шилнә елгасы аша күпердән чыкканда, бордюрларны сындырып, Боровецк күпереннән төшеп китә.
Чаллыда 20 яшьлек Мөслим егете "Жигули"да Яшьлек проспектыннан Боровецк урманына таба барган. Шилнә елгасы аша чыкканда ул күпердәге бордюрларны сындыра һәм ермакка егылып төшә. Машина йөртүче фаҗига булган урында һәлак була, дип хәбәр итә "Татар-информ".