Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 яшьлек кыз мәетен бакча йортында тапканнар

Аның белән дачага бергә барган егет күрше бүлмәдә аңсыз яткан.

news_top_970_100
20 яшьлек кыз мәетен бакча йортында тапканнар
Башкортстанда дача йортында яшь кыз мәетен тапканнар. Аның белән дачага бергә барган егет исән калган. Ул күрше бүлмә идәнендә аңсыз яткан. Егет белән кыз икесе дә антифриз эчеп агуланган дип фаразлыйлар. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесы хәбәр итте.


Әти-әнисе кыз үзенә-үзе кул салган дип ышана алмый.  Кызның туганнары мәрхүмә Аринаның спорт белән шөгыльләнүен, укытучы булырга хыяллануын сөйли. 

8 июльдә 20 яшьлек Арина иртә-иртүк өйдән чыгып киткән. Аның китүен беркем дә сизми калган. Кыз үзе белән ачкыч һәм телефон гына алган. Шул китүдән кыз бер тәүлек буена хәбәр бирмәгән. Туганнары кайгыра башлап,  кызны эзли тотынган.

Эзли торгач, югалган көнне кызның егете белән бакча йортына китеп баруы ачыкланган. Бу егет белән алар берникадәр  вакыт очрашып йөргән һәм соңгы арада ташлашкан булган.

Бакча йортына барып, кызның мәетен тапканнар. Күрше бүлмәдә идәндә әлеге егет яткан. Егет аңына килгәч, кыз белән икесе антифриз эчкәнен әйткән. Хәзерге вакытта вакыйга сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100