Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 яшьлек хатын, беренче баласын тапканнан соң, 26 көннән игезәк балалар тудырган

20 яшьлек хатын, беренче баласын тапканнан соң, 26 көннән игезәк балалар тудырган

news_top_970_100
20 яшьлек хатын, беренче баласын тапканнан соң, 26 көннән игезәк балалар тудырган

Бангладешта гаҗәеп хәл булган. 20 яшьлек Арифа Султана исемле хатын февраль азагында ир бала тапкан. Шуннан соң, 26 көн узгач, бу хатын тагын бала тудырган. Бу юлы игезәкләр — малай белән кыз дөньяга килгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, беренче бала вакытыннан алданрак туган. Хатын исә үзенең тагын йөкле булуы турында башына да китермәгән. Табиблар бу хатында сирәк очрый торган патология булуын ачыклый алмаган. Арифаның ике аналыгы булган икән.

Игезәк балаларны кесарев кисеме ясап алганнар. Алар икесе дә исән-сау. Арифа Султана үзенең бик бәхетле ана булуы турында сөйләгән, гаиләсе фәкыйрьлектә яшәгәнгә борчылуын гына әйткән.

Арифаның ире сер бирми икән. Ул бу вакыйганың бәхетле очрак булуын, балаларны үстерү өчен бар көчен куячагын ышандырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100