news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

20 яшьлек егет, дустыннан көнләшеп, хатынын үтергән - ике бала ятим калды

Бергә яшәгән хатыны үтергән өчен 20 яшьлек Түбән Кама кешесе 9 елга төзәтү колониясенә җибәрелде. Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә.

news_top
20 яшьлек егет, дустыннан көнләшеп, хатынын үтергән - ике бала ятим калды

Җинаять эше материаллары буенча, гаепләнүче өенә кайта һәм  анда аларның танышлары кунакта була. Спиртлы эчемлекләр эчү нәтиҗәсендә конфликт чыга һәм кунаклар гаепләнүчене кыйный башлыйлар. Шуннан соң ир-ат пычак алып кунакларга яный башлый. 

 Ызгыш нәтиҗәсендә ул хатынын яралый. Гаепләнүче, яраткан кешесенә зыян салырга теләмәдем дип белдерә. Ләкин тикшерү версиясе буенча, ул, хатынын кунакларның берсенә көнли. Аклаучы як хөкем карары белән риза түгел һәм аны Югары судка аппеляциягә бирергә җыена. Әлеге парның ике баласы калган. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар