Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 яшьлек егет армиядә пневмониядән үлгән

Яңа гына армиягә алынган егетне өч атна буе ОРЗ авыруыннан дәвалаганнар. Коткара алмаганнар.

news_top_970_100
20 яшьлек егет армиядә пневмониядән үлгән
Петербургта туып үскән Сергей Ручкин армиядә нибары биш көн хезмәт итеп кала. Салкын тидереп, башта медсанчастька, аннан соң хәрби госпитальгә эләгә ул. 12 гыйнварда  20 яшьлек егет җан бирә. Егет язмышын "АиФ" басмасы язып чыккан.

Авыруны ахыр чиккә җиткергәннәр

Сергей Ручкин хәрби хезмәткә 2018 елның 14 декабрендә алына. Ул Ленинград өлкәсе Гродно шәһәренә 1080 нче кушма авиабазага эләгә. Берничә көннән ул һәм тагын берничә хезмәттәше салкын тидереп авырый башлыйлар. Егетләрне медсанчастька озаталар.

Бер атна дәваланып та, Сергейга хәл керми. 26 декабрьдә аны "гайморит" диагнозы белән Выборг госпиталенә салалар. 

Декабрь ахырында егет янына әнисе килә. Улының хәле ул вакытта яхшырган кебек була һәм ана кеше, тынычланып, кайтып китә. Әмма яңа ел төнендә Сергейның кабат кырыкка кадәр температурасы күтәрелә. Ике көннән аңа сул як пневмония һәм ангина дип диагноз куялар. 

4 гыйнварда егетне Петербург госпиталенә җибәрәләр. Табиблар егеттә сул як плеврит дигән нәтиҗәгә килә. Өстәвенә, уң як пневмония булуы да ачыклана. 7 гыйнварда егетне хәрби-медицина академиясенә җибәрәләр һәм ашыгыч рәвештә операция ясыйлар. Бер тәүлектән табиблар егетне медикаментоз комага кертергә мәҗбүр була. 4 көннән егет үлә. 

Төньяк хәрби округында егетнең үлеме турындагы хәбәрне раслаганнар. Əмма тикшерү тәмамланганчы комментарийлар бирүдән баш тартканнар. Хәзер егет үлеменең рәсми сәбәбе дип йөрәк эшчәнлеге җитешмәү, сепсис һәм ике яклы пневмонияне атыйлар.

"Ул, армиядән кайткач, эшкә урнашырга, укуын дәвам итәргә хыялланды. Күптән сөеп йөргән кызына өйләнәм дип вәгъдә бирде. Спорт белән шөгыльләнә иде һәм авырмады диярлек. Йөрәк белән проблемалары ничек барлыкка килде икән? Аңламыйм, ышанмыйм мин моңа", - дип сөйләгән журналистларга Сергейның әнисе. 

Ул улы үлемендә табибларны гаепли, дөрес дәваламаганнар дип саный. Бичара ана Россия Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100