Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«20 тапкыр тыңладым»: Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар «Ялгызлык утында янмагыз»ны җырлый

news_top_970_100
«20 тапкыр тыңладым»: Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар «Ялгызлык утында янмагыз»ны җырлый
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның «Ялгызлык утында янмагыз» дигән җырлары музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

«Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова бу җырны без балачакта ук дөньяга таныткан иде. Кыенсынып кына җырларга рөхсәт сорадым. «Иҗатыгызны да, үзегезне дә үз итәм, җырлагыз», – дигән җаваптан күккә кадәр сикерәсе килде. Менә ичмасам халык артисты. Зәйнәб апа, рәхмәт сезгә!

Җырның авторы Тәслимә Низамига халык җыры дәрәҗәсенә җитәрлек җыр иҗат иткәне өчен аерым рәхмәт. Бу җырны әзерләп музыкаль мәйданга чыгару өчен өлеш керткән һәркемгә рәхмәт», – дип язган җырчы.

Иҗади гаиләнең яңа җырына иң беренче булып иҗатташ дуслары бәя биргән. «Чын җырчы. Сөбханаллаһ», «Үләм, матур», «Нинди матур сез, гел карап кына торасы килә», «Алмаз кушылгач, бөтенләй йөрәк яна», «Искиткеч башкару. Әллә 20 тапкыр тыңладым», «Сезнең башкаруда бу җыр тагын да яңа сулыш алган, яңа бер дулкын белән яңгырый» дигән комментарийлар калдырган алар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 май 2023
    Исемсез
    Бик гармоник пар, бер берсенә тәңгәл килгәннәр, башкарулары да самими, аларан нинидидер сихрилек бөркелеп тора, бәхетле яшәгез Зөлфирә, без сине училищедә укыганда дөрес бәяләгәнбез . Ихтирам белән Сиринә Зәкиевна.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100