
20 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +18..+23˚ градус.
Кимүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Карлыган, зелпе, крыжовник куакларын яшәртеп кисәргә була. Соң өлгерә торган кәбестәләрне озак вакыт саклауга алып куярга кирәк. Туфракта кышлый торган корткыч бөҗәкләрне юк итү өчен, туфракны, кәсләрен ватмыйча гына, тирәнтен сукаларга була. Күпьеллык чәчәкләрне кышка пычкы чүбе, ылыслар, торф һәм әрҗәләр белән каплап куярга мөмкин.