20 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

20 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез - +8..+13 градус.
Чәчәк түтәле
Күпьеллык чәчәкләрнең суганчаларын казып алу өчен уңай вакыт.
Җиләк-җимеш бакчасы
Нәрсәдер утырту һәм күчереп утырту өчен кулай вакыт түгел. Агачлар һәм куаклар төбенә черемә салып чыгарга. Кура җиләгенең картайган куакларын кисәргә, шулай ук җиләк-җимеш бирми торган һәм авыру агачларны һәм куакларны кисәргә була. Карлыган һәм крыжовник куакларын “яшәртергә” мөмкин.
20 сентябрь.
Кимүче ай. Ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Бәрәңге, кишер, чөгендер, әче торманы алырга һәм сакларга куярга кирәк. Чәчәк түтәле