20 октябрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр һәм җепшек кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0..+3˚, көндез +4..+9˚ градус.
Үсүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Кышлыкка яшелчәләр һәм салкынга чыдам берьеллык чәчәкләр утыртып калдырырга була. Салкынга бирешүчән күпьеллык үсемлекләрне дә кышлыкка капларга кирәк.