Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 майга һава торышы һәм ай календаре

20 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
20 майга һава торышы һәм ай календаре
20 майда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар көтелә. Төньяк-көнбатыштан салмак җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, туфракта -2 градуска кадәр кырау. Көндез +10..+15˚ градус.



20 май.
Кимүче ай. Укчы йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы

Җир сөрү, казу, йомшарту эшләрен башкарырга. Редис, җәйге торма, шалкан тамыразыкларына су сибәргә. Суган, сарымсак һәм иртә өлгерә торган бәрәңге утыртырга мөмкин. Бәрәңге белән бергә утыртылган фасоль һәм кузаклылар җирне азот белән баеталар һәм колорада коңгызын куркыталар.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш агачларны һәм җиләк-җимеш куакларын корткычларга , авыруларга каршы эшкәртергә. Җылы ярата торган культураларны, шулай ук күптән түгел утыртылган агач һәм куакларның үсешен стимуллаштыру чараларын үткәрү нәтиҗәле булачак. Алмагач, груша, чия, слива, ирга, зелпе үсентеләрен утырту өчен уңайлы вакыт.

Чәчәк түтәле
Гөлчәчәк үсентесен утырту өчен яхшы вакыт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100