20 майда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар көтелә. Төньяк-көнбатыштан салмак җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, туфракта -2 градуска кадәр кырау. Көндез +10..+15˚ градус.
Җир сөрү, казу, йомшарту эшләрен башкарырга. Редис, җәйге торма, шалкан тамыразыкларына су сибәргә. Суган, сарымсак һәм иртә өлгерә торган бәрәңге утыртырга мөмкин. Бәрәңге белән бергә утыртылган фасоль һәм кузаклылар җирне азот белән баеталар һәм колорада коңгызын куркыталар.
20 май.
Кимүче ай. Укчы йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы Җир сөрү, казу, йомшарту эшләрен башкарырга. Редис, җәйге торма, шалкан тамыразыкларына су сибәргә. Суган, сарымсак һәм иртә өлгерә торган бәрәңге утыртырга мөмкин. Бәрәңге белән бергә утыртылган фасоль һәм кузаклылар җирне азот белән баеталар һәм колорада коңгызын куркыталар.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш агачларны һәм җиләк-җимеш куакларын корткычларга , авыруларга каршы эшкәртергә. Җылы ярата торган культураларны, шулай ук күптән түгел утыртылган агач һәм куакларның үсешен стимуллаштыру чараларын үткәрү нәтиҗәле булачак. Алмагач, груша, чия, слива, ирга, зелпе үсентеләрен утырту өчен уңайлы вакыт.

Чәчәк түтәле
Гөлчәчәк үсентесен утырту өчен яхшы вакыт.
Гөлчәчәк үсентесен утырту өчен яхшы вакыт.