20 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, аязганда -12..-17˚, көндез -1..+4˚ градус. Юлларда бозлавык.
Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.
Ай календаре буенча орлыклар чәчү һәм үсемлекләрне күчереп утырту өчен уңай вакыт түгел. Кар тизрәк эресен һәм туфрак җылынсын өчен, теплица һәм парникларны капларга була. Рассада туфрагын йомшарту өчен дә уңай көн.