news_header_bot
Язманы тыңлагыз

20 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
20 майга һава торышы һәм ай календаре

20 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, шулай ук көндез дә явым-төшем көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +1..+6 градус,  урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез  +8..+13 градус фаразлана.

Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.

Нәрсәдер утырту һәм чәчү өчен уңышлы көн түгел. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын корткчларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә, кайбер үсентеләргә карата үсеп китсен өчен махсус чаралар күрергә була. Шулай ук тирес кертергә мөмкин, чәчәкләрне ашларга ярый. Газонны тәртипкә китерергә киңәш ителә. Туфракны, агачларны корткычларга каршы эшкәртергә һәм чүпләрне утарга була.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар