20 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көнбатыш районнарда +11˚, көндез +19..+24˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, үсемлекләр белән бәйле башка эшләр башкарырга киңәш ителми. Шытымнарны сирәкләргә, туфракны йомшартырга була.