Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
20 июньгә һава торышы һәм ай календаре

20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яшен, кыска вакытлы яңгыр, боз яварга мөмкин. Җил көнбатыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метрга кадәр фаразлана. Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +24..+29 градус фаразлана.

Үсүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.

Туфракны йомшартырга, үсемлекләр төбенә тирес, чабылган үлән, салам салырга була. Җиләк-җимеш агачлары ботакларын һәм куакларын күтәртеп куярга. Иртә өлгергән яшелчәләрне һәм яшеллекне җыярга. Бакча җиләкләрен җыеп эшкәртү өчен уңышлы көн санала. Күпьеллык суган орлыгын чәчәргә була. Органик булмаган ашлама белән тукландырырга, яшелчәләрнең төбенә өяргә кирәк. Авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш алып барырга, прививка ясарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100