news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

20 июньдә Казанда Сабантуй өч мәйданчыкта узачак

news_top
20 июньдә Казанда Сабантуй өч мәйданчыкта узачак
Фото: Салават Камалетдинов / "Татар-информ" архивы

20 июньдә Казанда Сабантуй өч мәйданчыкта: Дәрвишләр бистәсендә Каенлык урманында, Мирный бистәсендә Каенлык урманында һәм Аккош күлендә узачак. Бу хакта «Татарстан 24» сайты яза.

Казан шәһәре башкарма комитетының 19 июнь 18:00 сәгатьтән 22 июнь 8:00 сәгатькә кадәр әлеге локацияләрдә юл хәрәкәтен оештыру схемалары турында карары һәм аңа кушымта проектлары әлегә ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.

Моннан тыш, бәйрәм чаралары Казан ипподромында да узачак. Карар проекты буенча, 19 июнь 00:00 сәгатьтән башлап, 20 июнь 23:59 сәгатькә кадәр «Казан» Халыкара ат спорты комплексы парковкасында кирәк булган очракта транспорт хәрәкәтен һәм парковканы чикләячәкләр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, 2026 елда Сабантуйлар Татарстан район-авылларында 6 һәм 7 июньдә, Чаллыда 13 июньдә, ә Казанда 20 июньдә узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар