Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«20 ел читлектә яшәүче бәхетле аю» кафеда кар көрәүче эшчене талап үтергән

news_top_970_100
«20 ел читлектә яшәүче бәхетле аю» кафеда кар көрәүче эшчене талап үтергән
Фото: https://smolensk.sledcom.ru

Смоленск өлкәсендә кафеда эшләүче ир-атны читлектә яшәүче аю талап үтергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 31 гыйнварда Вязьма шәһәре читендәге бинада була. Эшче ир-ат кафе түбәсендә кар көри. Шул чакта ул егыла һәм аю яши торган читлек эченә төшә. Җанвар кешегә ташлана. Ир-ат бик каты имгәнә һәм урында һәлак була.

Тикшерү эшләре башланган. Аюның вольерда яшәве ассызыклана. Хәзер тикшерүчеләр җәмәгать туклануы бинасы янында аю асрауның законга ярашлылыгын һәм аны читлектә тотуның куркынычсызлыгын тикшерә.

Һәлак булган ир-ат кафеда документлар рәсмиләштермичә генә эшләгән.

«SmolNarod» басмасы белешмәсе буенча, кеше талап үтергән аю начар шартларда яши. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, Балу кушаматлы аю кечкенә вольерда тора, аның сулыгында да күгәрек үсеп беткән. Зоояклаучылар моңа 2022 елда ук игътибар иткән булган. Алар мескен җанварны яхшы шартларга күчерүне таләп иткән. Шулай ук аюның авыруын, ит белән яшелчә урынына күп итеп баллы ризыклар һәм җиләк-җимеш ашавын, сәламәтлегенә зыян килүен әйтәләр.

Аю хуҗалары исә Балуның читлеккә ияләнүенә һәм бәхетле булуына ышандыра. Анасын браконьерлар үтергәч, Балу читлеккә эләккән. Ул читлектә 20 ел яши һәм юл буендагы кафеның тере күренекле урыны, диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100