Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 ел бергә яшәгән парларга – 20 мең сум: Дума өчен яңа закон проекты

news_top_970_100
20 ел бергә яшәгән парларга – 20 мең сум: Дума өчен яңа закон проекты
Илнар Төхбәтов фотосы / "Татар-информ"

ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары гаилә парлары өчен закон әзерли башлаган. Әлеге закон буенча, 20 ел бергә яшәгән өчен ир белән хатын 20 мең акча алачак. Бу хакта ЛДПР фракциясе урынбасары Ярослав Ниловка сылтама белән ura.news сайты яза. 

«Әгәр кешеләр 20 елдан күбрәк бергә яши икән, иренә дә, хатынына да, район коэффициентларын исәпләми генә, 20шәр мең акча бирик. Һәм һәр 5 ел саен шулай булсын. Моннан тыш, төбәкләр өстәмә ярдәм чаралары билгеләү хокукына ия булачак», – диде Ярослав Нилов.

Депутат сүзләренчә, Россиядә гаилә институтына ярдәм итәргә кирәк. Нилов бу закон проектын 8 июльдә уздырыла торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан карарга тәкъдим итә.

Депутатлар әлеге закон проектын ЛДПР фракциясенең вафат булган лидеры Владимир Жириновскийга багышлаган. Нилов белдергәнчә, Жириновский беренче никахында берничә дистә ел яшәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100