news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

20 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
20 августка һава торышы һәм ай календаре

20 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр ява. Кайбер районнарда яшен була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +18..+23˚ градус.

Кимүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.

Туфракны казырга, түтәлләр ясарга, компост, янган тирес сибәргә була. Консервацияләү өчен сырганак, кызыл һәм кара миләш җыярга була. Ачык туфракта кышламый торган күпьеллык чәчәкләрне казып алып куярга кирәк. Суганчалы чәчәкләр утыртырга ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар