20-21 июньгә һава торышы һәм ай календаре
20-21 июньгә һава торышы һәм ай календаре.
20 июньдә алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы булачак. көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +14..+19˚, көндез +27..+32˚ градус.
21 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан, көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +12..+17˚, көнбатыш районнарда +21˚, көндез +27..+32˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай чаян йолдызлыгында.
Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Туфракны йомшарту, сугару яхшы булачак. Тамырландыру һәм утырту өчен чыбыкчалар әзерләргә кирәк. Җимеш бирә торган агач-куакларга ашлама сибәргә була.