Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20-21 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
20-21 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

20 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак, яшенле яңгыр булуы ихтимал. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +22..+27˚ градус.

21 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +22..+27˚ градус.

Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.

Үсемлекләр утырту өчен уңышсыз вакыт. Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә, органик ашламалар сибәргә була. Агачларга һәм куакларга форма биреп, яшәртү өчен ботакларын кисәргә ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100