news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2 яшьлек кыз бала ишегалдында катып үлгән

Оренбург өлкәсендә киенмичә үзе генә урамга чыгып киткән 2 яшьлек кыз бала салкында туңып үлгән.

news_top
2 яшьлек кыз бала ишегалдында катып үлгән

Әлеге фаҗига турында Оренбург өлкәсе Тикшеренү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр ачыкланганча, ана кеше 2 һәм 5 яшьлек балаларын үзләрен генә өйдә калдырып чыгып киткән. Ул күршеләрендә сәгать ярым утырган. Өенә кайтканда исә, урамда өс киемсез өшегән 2 яшьлек кызының мәетен тапкан.

Экспертиза баланың салкында туңып үлүен ачыклаган. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар