Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2 яше дә тулмаган баласына кальян тартырга биргән ана җаваплылыкка тартылган

Татарстанның Балтач районында нәни бала кальян тартып утыруы сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә зур яңгыраш алды. Әлеге роликта хатын-кыз дуслары компаниясендә исерткечләр кулланып утыра һәм берара кечкенә баласына тартырга кальян суза...

news_top_970_100
2 яше дә тулмаган баласына кальян тартырга биргән ана җаваплылыкка тартылган

Инстаграмда пәйда булган бу видео буенча Балтач районы прокуратурасы тикшерү уздырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Район прокуратурасы балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторларны, опека һәм попечительлек хезмәткәрләрен тикшергән. Видеода – Балтачта яшәүче 26 яшьлек хатын һәм аның 1,9 яшьлек кечкенә кызы. Ире бу вакытта эштә була, ә олы кызы – әбисендә. Видео 1 август көнне аларның үз фатирында төшерелгән. Хуҗабикәгә кунакка иптәш кызы килә, һәм алар исерткечләр эчеп, кәеф-сафа корып утыра.

3 августта, гаиләгә  балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия, опека һәм попечительлек хезмәткәрләре килә. Визит нәтиҗәләре буенча, баласына кальян тартырга биргән гаилә социаль яктан имин булуы ачыкланган. Гаилә балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекциядә учетта тормый – фатирда чиста, балаларның бөтен кирәк-ярагы да бар.

Ханым үз гаебен таныган һәм болай эшләгәненә үкенгән. Балаларны тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен, аңа карата инспекторлар административ хокук бозу турында беркетмә төзегән. Материал Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиягә юлланган, ул аны якын арада караячак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100