Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2 улы Украинада булган ирне эштән куганнар – Хинштейн район башлыгын тикшерүне сорый

news_top_970_100

Әстерхан өлкәсенең Володар районы башлыгы Хәмзә Исмеханов 2 улы махсус хәрби операциядә катнашкан Тәлга Суюнчалиевны Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте директоры вазифасыннан азат иткән. Бу хәл Тәлга Суюнчалиев хәрби операция зонасына чираттагы мәртәбә гуманитар ярдәм илтеп кайткач була. Бу турыда Телеграмда депутат Александр Хинштейн язган. Ул моны «зур гаделсезлек» дип атаган.

Тәлга Габдуллаевич сүзләренчә, аны эштән куу бернинди аңлатуларсыз гына булган. Аның сүзләренчә, моның сәбәбе – аның хәрби операция зонасына гуманитар сәфәрләренә карата җитәкчелекнең тискәре мөнәсәбәте. Гәрчә, аның бу кыска вакытлы сәфәрләре диспетчерлык хезмәтендәге эшенә тәэсир итмәгән һәм һәрвакыт отпуск вакытына туры килгән.

Моннан тыш, Суюнчалиев кинәт кенә эштән куылыр алдыннан район депутатлары өчен белешмә әзерләгән була. Анда ул район диспетчерлык хезмәтенең авыр хәле турында сөйләгән. Аерым алганда, диспетчер хезмәт хакының эш күләменә тәңгәл килмәве, тиешле программа булмау аркасында, хисапчының озак вакыт хезмәт хакын һәм башка түләүләрне җибәрә алмавы, шулай ук канцтоварлар, җиһазлар һәм техник чаралар сатып алырга акча булмау турында хәбәр иткән.

Берничә ай элек, 2023 елның июнендә, Тәлга Габдуллаевчика «Солдат атасы» дигән медаль дә тапшырылган булган. Аның 2 улы да махсус хәрби операциядә катнаша. Кече улы Ренат Суюнчалиев «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителгән.

«Тәлга Суюнчалиевның эштән алыну сәбәпләрен объектив рәвештә ачыкларга кирәк дип саныйм. Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Юрьевич Бабушкинның бу хәлгә игътибар күрсәтүен һәм чаралар күрүен сорыйм», – дип язган депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100