«2 сентябрьне «Татар матбугаты көне» дип атарга да булыр иде»: «Нур» чыга башлауга 117 ел
Моннан 117 ел элек 2 сентябрь көнне Санкт-Петербург шәһәрендә беренче татар газетасы «Нур» чыга башлаган.
1905 елның 2 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «Нур» дип аталган беренче татар газетасы нәшер ителә башлый. Шул уңайдан Габдулла Тукай шигырь яза:
Милләткә никадәр байлык, бәхет, якты
Киләчәк, чөнки бу көз төн яктан кояш чыкты…
Газета — тиңдәшсез нәрсә, исеме — «Нур»,
Татарга ул — якты көн, зур куанычтыр.
Газетаның беренче баш мөхәррире – Гатаулла Баязитов (Атаулла Баязитов), соңыннан бу эшне аның улы дәвам итә. Гатаулла Баязитов заманының алдынгы шәхесләреннән берсе була. Ул – җәмәгать эшлеклесе, Санкт-Петербург имамы, Җәмигъ мәчетен төзетү эшен дә ул башлап йөри, төп оештыручысы була. Һәм инде менә беренче татар газетасына нигез салучы да.
«Нур» 1905 елның 2 сентябреннән 1914 елның 22 июненә кадәр нәшер ителә.
Беренче татар газетасы дигәндә 1883-1918 елларда Кырымда – Бакчасарайда төрки-татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән «Тәрҗеман»ны да атыйлар. «Нур» исә нәкъ менә Казан татарлары телендә чыккан газета буларак «беренче» дип аталырга лаек.
«Нур» газетасы һәм аның татар иҗтимагый тормышында уйнаган роле турында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән сөйләштек.
«Гатаулла Баязитовны таныганнар, аңа ышанганнар»
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе, «Piter tatar» порталы мохтәрияте әгъзасы Зәрия Хәсәнова:
Гатаулла Баязитов Россия башкарма хөкүмәтенә, газета чыгаруга рөхсәт сорап, озак еллар хатлар яза. Бары тик 1905 елгы революция генә татар телендә газета чыгара башлауга юл ача. Беренче татар газетасы «Нур» турында үзебезнең «Piter tatar» порталында да яздым бүген.
«Нур»ның баш мөхәррире Гатаулла Баязитов милләтпәрвәр, бик белемле, алдынгы карашлы кеше була. Ул рус һәм башка телләрне дә яхшы белгән. Гатаулла Баязитов үз алдына куйган максатыннан бер адым да артка чигенмәгән. Аны безнең милләттәшләребез генә түгел, башка милләт вәкилләре дә танып, үз итеп кабул иткәннәр, аңа ышанганнар. Ул шул ук вакытта җәмигъ мәчете төзелешен дә алып бара башлый.
Петербургта беренче газета чыкканнан соң, бу Россиянең башка төбәкләрендә дә газета чыга башлауга этәргеч була.
«Нур» – бик кызыклы, халык арасында абруй яулаган газета. Моның өчен Гатаулла Баязитов бөтен көчен сала. «Нур» татар телендә генә булмаган, анда рус телендәге төрле указлар да басылган, рәсми материалларга да күп урын бирелгән. Газета битләрендә төрле кызыклы вакыйгалар да яктыртылган, үзебезнең шәхесләребезне дә күрсәткәннәр.
Гатаулла Баязитовның абруе бик зур була. Вафатыннан соң завод-фабрикалар биш минутка туктап, гудок биреп, кычкырытып торалар, – дип сөйләде Зәрия ханым.
1990 елларда Санкт-Петербург татарлары «Нур» газетасын кабат чыгара башлауга күп көч салалар, һәм газета татар эшмәкәрләре хисабына чыга башлый. Зәрия ханым Хәсәнова үзе дә 2004 елдан башлап баш мөхәррир урынбасары булып эшләп ала. Соңыннан 2016 елда, матди кыенлыклар аркасында, газета ябыла.
Рәис Марисович Яркәев озак еллар газетаның иганәчесе булып торды. Ул Петербургта «Татнефть» филиалы җитәкчесе иде, хәзер Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе.
Татар матбугаты көнне Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш телләр факультеты бакчасында урнашкан Гатаулла Баязитов бюсты янына барабыз, очрашабыз, – дип сөйләде ул.
Татар матбугаты көне дип 19 май билгеләп үтелә. Зәрия Хәсәнова фикеренчә, «Нур» чыга башлаган көн дә әһәмиятле дата.
Минемчә, беренче татар газетасы чыга башлаган көн – 2 сентябрьне дә билгеләп үтәргә кирәк. Бу көн татар халкының язмышында, тарихында якты бер истәлек, ядкяр булып саклана. Без бу көнне беркайчан да онытырга тиеш түгел, – ди Зәрия Хәсәнова.
«Россия империясендә татарларның тоткан урыны хәзергегә караганда да зуррак булган»
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев:
Татарларның газетасы беренче булып чыгу табигый, чөнки Россия империясендә шул вакытта ук татарларның тоткан урыны хәзергегә караганда да зуррак булган. Татар җәмәгатьчелегенең татарлар яшәгән төбәкләрдә иҗтимагый актив булулары һәм дин белән шөгыльләнүләре белән аерылып торганы билгеле. Россиядә зур һәм алга киткән мәдәни төбәкләрдә татарлар яшәгән. Зыялылар, дин эшлекләре булган җирлекләрдә басма матбугатка ихтыяҗ булган. Матбугаты булган милләт иҗтимагый тормышта, хакимияттә катнаша, ниндидер бер күләмдә дәүләтчелеккә якынлаша.
Газета чыгаруга XIX гасыр башында ук гаризалар килә башлаган. Бөтен гаризалар да кире кагылган, йөз ел буе көрәш барган.
Казанда газета чыгарырга рөхсәт бирмәгәннәр. Империянең башкаласында бик ышанычлы, абруйлы шәхес, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Гатаулла Баязитов рөхсәтне ала алган. Аның авторитеты шуңа җиткән. Бу революцион күтәрелеш чорында булган. Газетаның Петербургта чыгуы, минемчә, патша белән килешә алырлык шәхеснең булуы белән бәйле. Дәүләт белән хезмәттәшлек итә ала торган даирә булган. Шул вакытта күптән өлгергән мәсьәлә уңай хәл ителгән. «Нур» газетасы чыккач та, шул ук елда Казанда һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдә газеталар нәшер ителә башлаган. «Нур» – старт булган.
Татарстан матбугаты шушы рөхсәт бирелгән көнгә бәйләнде бит. Ул хөкүмәт, Югары Совет тарафыннан билгеләнгән. Аның икесен дә бәйрәм итәргә кирәк, икесе дә зур вакыйга. 2 сентябрьне «Татар матбугаты көне» дип атарга да булыр иде, – ди ул.
«Нур» – империя башкаласында чыккан газета»
Милли хәрәкәт активисты, борынгы татар газеталарын өйрәнүче Азат Сәйфетдинов:
Беренче газета буларак «Нур»га зур өметләр баглаганнар. Петербургта чыга башлаган «Нур» газетасы татарлар өчен чынлап та кояшның беренче нурлары кебек булган һәм аның атамасы да символик мәгънәгә ия дип әйтергә була. Тукай да бу хакта шигырь язган. Газета чыгуга карата тәбрикләү сүзләре, шигырьләр күп булган. Башта кызык булган инде...
«Нур» газетасы белән яхшы танышмын дип әйтә алмыйм. Берничә санын укыдым, башка газеталар белән чагыштырганда әллә ни кызык түгел кебек тоелды. «Нур»дан соң бик күп башка газеталар нәшер ителә башлагач, бер «провинциаль» газетага әйләнгән сыман. Соңгарак таба ул артык консерватив булып күренә башлый. Бәлки, редакторларның эчке цензурасы булгандыр. Бу бит империянең башкаласында чыккан газета.
Шулай да газета кызыклы мәгълүматларга бай булган. Петербургта җәмигъ мәчете төзелү уңаеннан акча җыела башлау турындагы язмалар бар. Мәсәлән, кем күпме акча күчергәне басылган... Минем өчен Габдрәшит Ибраһимов чыгарган «Өлфәт» газетасы күпкә кызыграк кебек.
Татарлар, газета чыга башлау белән бергә, милли яшәештә иркенлек хис итә башлаганнар, минемчә. Бу – бик матур, кызыклы чор. Әлеге датаны – беренче татар газетасы чыга башлаган көнне, әлбәттә, искә алырга кирәк. Татар матбугаты өчен билгеле көн. Бу тарихи көнне билгеләп үтү чараларын да күрергә була. Минемчә, татар матбугаты көнен 19 майдан 2 сентябрьгә дә күчереп булыр иде, – ди ул.
«2 сентябрьне никтер билгеләп үтмиләр»
КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Резеда Зәйни:
Башка халыклардан аермалы буларак, татарлар алар элеккедән үк белемле, гыйлемле булган. Газета чыгару теләге исә XIX гасыр башында ук барлыкка килә, әмма патша хакимияте бу гаризаларны кире кага. Аларның күбесе дистә еллар буенча каралмый да ята. Шәрык телләрен һәм татар телен өйрәнүче галимнәр дә татар телендә газета чыгару өчен үз көчләрен куеп караганнар, әмма уңышка ирешә алмаганнар. Ниһаять, 1905 елда, илдәге сәяси вакыйгалар белән бәйле рәвештә, хакимият, акрынлап, татар басмаларына рөхсәт бирергә кирәктер, дигән уйга килә, дип фаразларга була. Бу – беренчедән.
Икенчедән, газетаның баш мөхәррире Гатаулла Баязитов хакимияткә якынлаштырылган кеше була. Ул патша армиясендә рухани ролен үтәгән. Ахун, дәрәҗәле кеше булган, шуңа күрә аның сүзе беренчеләрдән булып үтә алгандыр.
«Нур» – бер гасырга сузылган татар матбугаты өчен барган көрәшнең «беренче күгәрчене» була. Аның артыннан башкалар да рөхсәт ала башлый. 1905-1906 елларда бер-бер артлы күп төрле газета-журналлар чыгарыла.
Газета булу татар халкына сәяси вакыйгаларны белеп торырга һәм, аларда катнашып, алдынгы халыклар белән беррәттән үсәргә, прогресска ирешергә мөмкинлек ачкан.
Нәкъ шул чорда Казанда – Әхмәтһади Максуди, Оренбургта татарның миллионерлары, алтын приискасы хуҗалары Рәмиевләр дә газета чыгаруга рөхсәт сорап «прошение» бирә. Ә менә Гатаулла Баязитовның моңа рөхсәт алуында аның дәрәҗәле кеше булуы да зур роль уйнаган һәм сәяси вакыйгалар булуы да зур өлеш керткән, дип санарга була. Петербург шәһәрендә булуын исә очраклы дип карарга кирәк.
«Нур» газетасы дини юнәлештә булган. Үзе ахун булган кеше, әлбәттә, дини юнәлешне маяк итеп куймый кала алмаган. Бу газетаны чыгару турындагы игълан булганнан соң, безнең бик күп шәхесләребез моны хуплап язганнар һәм үзләренең язмаларын да җибәреп торганнар. Алга киткән шәхесләр өчен укырлык газета булган ул.
19 майда билгеләп үтелә торган «Татарстан матбугаты көне» шушы «прошение»гә рөхсәт бирелгән көнгә бәйләп үткәрелә. Шуңа бәйле 2 сентябрьне никтер билгеләп үтмиләр.
Бәлки, бу уңайдан ниндидер чаралар үткәрү дә кирәктер. Аның кайсы дата булуы символик мәгънәгә генә ия бит. Мәсәлән, шул ук елның октябрь аенда «Казан мөхбире» газетасы да нәшер ителә башлый. 1905 елны татар газеталары чыккан ел буларак билгеләп үтү, бәлки, әһәмиятлерәктер дә. Даталары аның шартлы рәвештә генә инде, – ди Резидә Зәйни.