news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
2 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

2 октябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән иртән һәм көндез бераз яңгыр фаразлана. Төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан җил уртача тизлектә фаразлана, көндез урыны белән тизлеге 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, ә көндез +13 градус булачак.

Үсүче ай. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Кәбестә тозлау өчен уңай вакыт санала. Кайбер яшелчәләрне һәм салкынга чыдамлы берьеллык чәчәк орлыкларын утыртып калдырырга була. Суган, сарымсак, яшеллек утыртырга мөмкин. Күпьеллык культураларны төреп яисә каплап куярга кирәк. Җиләк-җимеш агачларының һәм куакларының кәүсәләрен агартырга, шулай ук кимерүчеләрдән саклау чарасын күрергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар