Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«2 млн доллар һәм җинаять юк»: Казанның элеккеге прокурор урынбасары хөкем ителә

Татарстанның элекке прокурорының улы Гомәр Нәфиевны ришвәт алуда гаеплиләр.

news_top_970_100

Казан прокурорының элеккеге урынбасары Гомәр Нәфиев җинаять схемасында катнашкан. Бөлгенлеккә төшкән иминият компаниясе хуҗасына карата ачылган җинаять эшен туктату өчен, үзләрен «решала» дип атаучылар аңа ришвәт биргән. Һәрхәлдә, тикшерү шулай дип саный. Моның өчен аңа 3 миллион сум түләгәннәр.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гумиров

«Мине өйгә җибәрегез, мин контрактка кул куйдым»

Казанның Вахитов судында Татарстанның беренче прокурорының улы, Казанның элеккеге прокурор урынбасары Гомәр Нәфиев эше буенча гаепләү игълан ителде. Аны 3 млн сум күләмендә ришвәт алуда гаеплиләр. Аннан тыш, гаепләнүчеләр эскәмиясендә тагын 3 кеше, алар ришвәтчелектә арадашчылык, шулай ук аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләнә.

Гаепләнүчеләрне судка конвой белән алып киләләр. Гомәр Нәфиев һәм мәскәүлеләр Владимир Бойков, Евгений Коклягин, Владимир Кучинскийга арест срогын күптән түгел быелның 1 августына кадәр озайткан иделәр. Узган утырышта алар судтан чик кую чарасын үзгәртүне, аларга өй аресты билгеләүне сорады. Кучинский өй аресты үтенечен Россия Кораллы көчләре белән контракт имзалавы һәм махсус операциягә барырга җыенуы белән аңлата. Суд барлык 4 гаепләнүчегә дә чик кую чарасын йомшартудан баш тартты, аларны тикшерү изоляторында калдырды.

Бу эшне карау шактый озак вакыт дәвам итте. Узган утырышта әзерлек өлеше төгәлләнгән булса, бу процесста эш суд тикшерүе этабына күчте. Гаепләнүчеләргә гаепләү игълан ителде.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гумиров

«Ришвәт түгел, бүләк»

Тикшерү версиясе буенча, бу хәлләр 2019 ел ахырында башланган. Шул вакытта Кучинский Александр Кондратенковның әтисенә булышырга тәкъдим итә. Александр Кондратенков ул вакытта тикшерүдән качып йөри – моңа кадәр бенефициары Александр булган «НАСКО» зур иминият компаниясе банкротлыкка чыккан була. Аңа карата җинаять эше кузгаталар. Кучинский, Александрны җинаять эшеннән чыгару өчен, хокук саклау органнары вәкилләренә ришвәт тапшыруда арадашчы булырга тәкъдим итә.

Бу вакытта әлеге вакыйгага Владимир Бойков һәм Евгений Коклягин килеп кушыла. Алар өлкән Кондратенковка үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштыралар, чынлыкта алар беркайчан да анда эшләмәгән була. Аферистлар Кондратенковны «теләсә нинди проблеманы хәл итәргә» мөмкин дип ышандыра һәм Александрга ачылган җинаять эшен туктатуга ярдәм иткән өчен 2 млн доллар сорый.

«Александр әтисеннән Кучинскийга акчаларны тапшыруны сорый. Өлкән Кондратенков арадашчы аша Кучинскийга 132 млн 700 мең сум бирә. Бу 132 млн – ул вакыттагы курс буенча 2 млн доллар була», – дип сөйли дәүләт гаепләүчесе.

Аннары Мәскәү «решалалары» Казан прокуроры урынбасары Гомәр Нәфиевкә чыга. Тикшерү версиясе буенча, алар, Александр Кондратенковка каршы эшне туктатуга ярдәм итсен өчен, Нәфиевкә акча тәкъдим итә. Нәфиев риза була. Сүз уңаеннан, өлкән Кондратенковтан алынган 132 млн сумнан аңа 3 миллионы гына бирелә. Калган акчаларны мәскәүлеләр үзара бүлешә.

Александр Кондратенковның әтисе мошенниклык гамәлләреннән зыян күрүче дип таныла.

Суд процессы бик озак дәвам итә. Прокурор гаепләүне төшке аш тәнәфесеннән соң гына укып бетерә.

Хәзерге вакытта гаепләнүчеләр үз гаебен танымый, бары тик Нәфиев кына узган утырышларда акча алу фактын таныган. Дөрес, аның әйтүе буенча, бу – ришвәт түгел, ә бүләк булган. Һәм сумма, аның сүзләренчә, 3 млн сумнан азрак булган.

Өч мәскәүлегә – 10 елдан 12 елга кадәр, Нәфиевкә 15 елга кадәр төрмә яный.

Чыганак: «Татар-информ», Кирилл Гумиров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100