2 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак. Кайбер районнарда буран. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, көндез -2..-7˚ градус. Юлларда бозлавык.
Үсеш алучы ай, ай Кысла йолдызлыгында.
Агач-куакларның ботакларын кисү өчен уңышсыз көн. Үсемлекләргә минераль ашламалар сибәргә кирәк. Томат, баклажан, озын булып үсә торган борыч орлыкларын бүрттереп утырту өчен уңышлы вакыт.