2 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 13 метрга кадәр көчле җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез +8..+13˚ градус.
Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.
Агачлар утырту һәм ботакларын кисү өчен уңышсыз көн. Үсемлекләрнең тамырларына, яфракларына органик ашламалар сибү өчен уңай көн. Бакча җиләген комплекслы ашламалар белән ашларга була.