Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2 караш: «Тилереп яталар, СВОга җибәрергә кирәк»&«Артистларның да күңел ачарга хакы бар»

news_top_970_100
2 караш: «Тилереп яталар, СВОга җибәрергә кирәк»&«Артистларның да күңел ачарга хакы бар»

«Татар эстрада» төркеме артистларның күңел ачкан видеосын куйган. Анда алар сикерә-сикерә генә түгел, мәтәлчек атып та бииләр. Видеоның кайчан һәм кайда төшерелгәне хакында мәгълүмат юк, комментарийларда «хан заманында төшерелгән видео» дип язалар. Әмма бу ролик күпләрнең ачуын чыгарган һәм тагын бер тапкыр җырчыларны махсус операциягә куа башларга сәбәпче булган.

«Сез дискотекаларыгызны куймагыз Интернетка, алгы сызыкта булганнар алдында оят»;

«Ат шикелле сикерәләр – боларга нинди бронь бирелгән? Бер күзе курмәгән егетне дә алдылар, һәлак булды, легочная болезнь, сердечная недостаточность һ.б. … саный китсәң, әле болары – мин белгәне генә. Тазалыклары ташып торган артистлар рәхәтләнеп биеп-җырлап йөри. Вөҗданнары газапланмый микән?!»;

«Акча, байлык сикертә, 25 мең сумга эшләп, бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр тиен санап утырсалар, котырасылары килмәс иде»;

«Фазлыев белән Рамазанов кыр кәҗәләре кебек, бии дә белмиләр, оятсызлар, балалар сугышта кан коя, бу тилеләр сикеренә, җыеп, СВОга озатырга кирәк»;

«Без дә булышабыз, кыр кәҗәсе кебек сикеренеп күңел ачмыйбыз. Болар – бездельниклар. Һичшиксез передовойга барысын! К.тләренә үтәр иде»;

«Фазлыева, Хаҗдан кайттым дип, телевидениедә төренеп утырды, ә монда кыска күлмәкләрдән Зинира белән тилеләрчә кыр кәҗәләре кебек сикеренә».

Җырчыларны яклап, аларга җавап та язалар:

«Ә сез аларның СВОга күпме булышканнарын беләсезме соң? Ә сездән ни файда? Һәркемнән гаеп эзләп утырмагыз!»;

«Буш куык булып, теләсә нәрсә язып, гөнаһ җыеп утыралар. Я, әйтсеннәр, кайсы күпме нәрсә белән ярдәм итәләр икән егетләребезгә. Мин 2022 елның 2 ноябреннән волонтерлар төркемендә катнашам һәм кайсы артистның күпме ярдәм иткәнен беләм. Хәйрия концертлары уздырып, тиенен дә үзләренә алмыйча, хәтта үз машиналары белән килеп чыгышлар ясадылар. Әле һәрберсе үз кесәләреннән өстәп акчалар калдырды. Концертта катнаша алмый калган бер артистыбыз, исемен атарга кушмады, картага 20000 акча күчерде. Халык, акылыгызга килегез, гөнаһ җыеп, гайбәт таратып утырмагыз!»;

«Кем биесә, җырласа да, сугыш бара, сугыш бара, дип тезеп китәләр. Мондагыларны түгел, «өстәгеләр»не гаепләргә кирәк»;

«Сугышның беткәне дә юк илдә. Әле Әфган, әле Чечня, әле Украина. Сугыш бара дип, халык ял итмәскә тиешме. Бөек Ватан сугышында да артистлар булган, концертлар куйганнар. Аптырарсың бу халыкның әшәкелегенә. Акчаларын чутлыйлар. Артист тормышы да бик бал түгел инде, алар да тырышып эшләп ала ул акчаны».

Моның белән дә килешмиләр:

«Булышулары 1 тиенлек, күрсәтәләр 1000 сумлык!»;

«Булышу – икенче мәсьәлә, тыйнаклык кирәк. Кемдер сугышта кан коя, кемдер рәхәтенә чыдый алмый»;

«Булышса, шулай тилерергә дигәнмени?».

Моңа җавап:

«Ник бу халык шундый явыз? Һәрвакыт, СВОга җибәрергә, диләр. Артистлар күңел ачарга хокуклы түгелме? Әйе, кемне алганнар –, аларга начар»;

«СВОга булышабыз дип, интернетка чыгып сикерә башласак ни булыр иде»;

«Сталин сугыш вакытында, татарлар өчен кайгырмагыз, берсен берсе ашап бетәрләр, дигән, ди. Әллә кайчангы видео диеп аңлатып торалар. Бесполезно», – дип йомгаклап куйган берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100