
2 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә бераз явым-төшем, көндез көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, секундына 14 метр тизлектә фаразлана, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +16..+21 градус була.
Үсүче ай. Үлчәү йолдызлыгында.
Укроп, салат, брокколи кәбестәсен кабат чәчү өчен уңай көн санала. Күпьеллык суганнарны һәм кузаклы культураларны чәчәргә була. Мүлчәләргә, чүп утарга һәм сугарырга, яшелчә культураларын кисеп алырга һәм киптерергә мөмкин. Ачык һавадагы туфракка җылы ярата торган берьеллык чәчәкләрне утыртырга. Газон үләне чәчәргә, чәчәклекләрне формалаштырырга вакыт. Күпьеллык һәм икееллык чәчәкләрне бүлеп утырту өчен уңышлы көн булып тора. Дару үләннәрен һәм бүлмә гөлләрен утыртырга һәм күчерергә була. Чәчәкләр, җиләкләр, декоратив куаклар, җиләк-җимеш һәм декоратив агач үсентеләрен утыртырга. Прививкалар ясарга.