2 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +28..+33˚ градус.
Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Чүпләрне утарга, яшелчә шытымнарын сирәкләргә була. Кыяр һәм ташкабакның саргайган яфракларын, җиләкнең артык мыекларын өзеп ташларга кирәк. Лалә, гиацинт һәм башка вак суганчалы чәчәкләрне казып алырга була.