news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«2 бала ятим». Үсмерләр утырган машина белән авариядә әтисе, әнисе үлә, абыйлары имгәнә

news_top
«2 бала ятим». Үсмерләр утырган машина белән авариядә әтисе, әнисе үлә, абыйлары имгәнә
Фото: https://t.me/prok76

Ярославль өлкәсенең Тутаев шәһәрендә авариядә үлгән хатын-кызны җирләгәннәр. Аның 2 баласы ятим калган. Бу турыда Ярославль басмасы яза.

Авария 21 сентябрьдә була. Биредә «Рено» белән «Тойота» машиналары бәрелешә. «Рено»да бер гаилә кешеләре була, «Тойота»да үсмерләр утыра. Аларның берсе һәлак була.

«Рено» машинасы белән идарә итүче әти кеше урында ук һәлак була. Аның 35 яшьлек хатыны һәм 17 яшьлек улы имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр. Әни кеше 10 көн буена яшәү өчен көрәшә, тик ул да үлә, 2 октябрьдә аны җирлиләр. 17 яшьлек үсмер дә җитди имгәнгән, ул хастаханәдә.

Бу гаиләдә тагын бер малай һәм кыз үсә. Хәзер алар ятим калган.

Үсмерләр компаниясе «Тойота» машинасын сорамыйча алып киткән. Малайларның берсе, әтисеннән яшереп, ачкычлар алып чыккан. Ул көнне яңгыр яуган, юл тайгак булган. Машина шуып киткән. Рульдә утыра торган малай һәм тагын бер үсмер имгәнгән, алар исән. Салондагы 17 яшьлек үсмер үлгән, диелә хәбәрдә.

Ярославль өлкәсе прокуратурасы телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, фаҗига 21 сентябрьдә көндез «Тутаев – Шопша» юлында була.

Якынча белешмә буенча, «Тойота Королла» машинасы «Рено Логан» автомобиленә юл бирми, аңа бәрелә. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар