2 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 11.. 16˚, көндез 24.. 29˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай үлчәү йолдызлыгында.
Көзен куллану өчен шпинат утыртырга була. Үсемлекләргә коры ашламалар сибәргә, төпләренә компост салырга кирәк. Хуш исле тәмләткеч үләннәрне кисәргә һәм киптерергә була. Чәчәк атып бетергә күпьеллык чәчәкләрне бүлеп, күчереп утыртырга була. Шулай ук дару үләннәрен, бүлмә гөлләрен дә утыртырга, күчереп утыртырга була.