news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
2 августка һава торышы һәм ай календаре

2 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +24..+29˚ градус.

Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.

Ай календаре буенча бакча эшләре өчен уңай көн түгел. Дару үләннәре җыярга, җиләк-җимеш, яшелчә киптерергә ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар