2 апрельдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар, яңгыр явачак. Кайбер районнарда буран. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -3..+2˚, көндез 0..+5˚, көньяк районнарда +9˚ градус. Юлларда бозлавык.
Үсеш алучы ай, ай кучкар йолдызлыгында.
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә киңәш ителми. Агачларга корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк.