2 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -1..+3˚, көндез +9..+14˚ градус.
3 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез 6-11 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..+3˚, көндез +11..+16˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай кыз йолдызлыгында.
Бу вакытта берьеллык һәм күпьеллык чәчәк орлыкларыннан башка, бүтән үсемлекләр утыртмый тору хәерле. Томат, борыч, баклажан рассадасын зуррак савытларга күчереп утыртырга мөмкин. Агач-куакларга корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Гөлләрне күчереп утыртырга була.